Шəhри Чаллы

Чаллылыларны кыр үрдәкләрен ашатырга чакыралар

Кыргый үрдәкләр Чаллыны үз итте. Инде дүртенче елдан артык шәһәребезнең яр буйларындагы чишмәләр бәреп чыга торган күллекләрдә кыр үрдәкләре кышларга кала. Быел аларның саны җитмешкә якынлашты. Экологлар әйтүенчә, салкыннарны кошлар яхшы кичерә, ә менә азык табу белән кыенлыклар күп. Шул уңайдан чаллыларны кыр үрдәкләрен ашатып торырга өндиләр.

4 нче балалар эколого-биология үзәге директоры Владимир Товма әйтүенчә, үрдәкләр өчен иң яхшы ризык булып шыттырылган бодай һәм арпа бөртекләре санала. Аларны тирән булмаган сулыкларга сибеп китәргә дә була. Ә менә кара ипине бирергә ярамый. Аның урынына ак батон, сухари сибү яхшырак булыр.

Үрдәкләр белән бергә шәһәр урамнарында очып йөрүче күгәрчен һәм песнәкләр кебек кошларны да кайгырту мөһим. Алар өчен Яр Чаллының "Шәһәр студентлар советы" мәгълүм бер кәрәзле элемтә оешмасы белән берлектә югары һәм һөнәри уку йортлары территорияләрендә кошлар өчен җимлекләр элеп чыкты.

- Партнерыбыз белән берлектә 20 җимлек әзерләдек. Аларны шәһәребезнең 9 мәгариф оешмалары һәм "Нур" яшьләр үзәге территорияләрендә элеп чыктык. Бу кошларга салкыннарны җиңелрәк кичерергә ярдәм итәр дип ышанабыз, - дип әйтте "Шәһәр студентлар советы" яшьләр иҗтимагый оешмасы рәисе вазыйфаларын башкаручы Давид Арушанян.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: