Шəhри Чаллы

Чаллыны грипп яулый

Чаллыда салкын тидереп чирләүчеләр һәм грипп белән авыручылар саны соңгы атнада арткан. Бу көннәрнең кинәт кенә җылытып җибәрүе белән бәйле , диләр табиблар. Шифаханәләргә һәм хастаханәләргә мөрәҗәгать итүләре буенча менә шундый 3491 авыру теркәлгән. Өйдә ятып чирләүчеләрне дә өстәсәк тагы да күбрәк булуы бар.Шулай да бу күрсәткеч узган ел шушы...

Чаллыда салкын тидереп чирләүчеләр һәм грипп белән авыручылар саны соңгы атнада арткан. Бу көннәрнең кинәт кенә җылытып җибәрүе белән бәйле , диләр табиблар. Шифаханәләргә һәм хастаханәләргә мөрәҗәгать итүләре буенча менә шундый 3491 авыру теркәлгән. Өйдә ятып чирләүчеләрне дә өстәсәк тагы да күбрәк булуы бар.Шулай да бу күрсәткеч узган ел шушы вакытка караганда азрак, ягъни грипп эпидемиясе башланды, дип куркырга кирәкми. Шунысы начар авыруларның 35% тан артыгы балалар.Үзегезне саклагыз, витаминнар эчегез!

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: