Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллының корыч кую заводы мангал җитештерә башлаган

Әлегә бу продукт 1 экземплярда гына җитештерелгән, ләкин оешма заказ буенча күпләп җитештерүгә әзер. Мангал тулысынча корыч кую заводыныкы. Идея һәм дизайн тулысынча завод эшчеләренеке. Продукт цехтагы чугун һәм корычтан ясала. Мангалның зәвыклылыгы да шуннан . Шунысын да искәртеп үтергә кирәк, беренче экземпляр татар орнаментлары белән бизәлгән. Якын арада заводта...

Әлегә бу продукт 1 экземплярда гына җитештерелгән, ләкин оешма заказ буенча күпләп җитештерүгә әзер.
Мангал тулысынча корыч кую заводыныкы. Идея һәм дизайн тулысынча завод эшчеләренеке. Продукт цехтагы чугун һәм корычтан ясала. Мангалның зәвыклылыгы да шуннан .
Шунысын да искәртеп үтергә кирәк, беренче экземпляр татар орнаментлары белән бизәлгән.
Якын арада заводта 10 лап мангал җитештерәчәкләр. Шампурларны, һәр кеше, озынлыгына карап, үзе теләгәнчә куя алачак. Шулай ук, мангалга аскуйма да ясалган, аның бер яртысына чәйнек куеп булса, икенчесендә казанчык өчен урын ясалган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев