“Чаллыны тетрәндергән 14 көн”
25 июль көнне 17:00 сәгатьтә Үзәк китапханәдә В. Куликов һәм Е. Старостинаның, Владимир Высоцкийның шәһәребездә гастрольләр белән булган чорына багышланган "Яр Чаллыны тетрәндергән 14 көн" китабының презентациясе узачак.
Китапта Таганкадагы театрның 1974 елда Чаллыда булган гастрольләре турында бәян ителә. Анда театрның баш режиссеры Ю.П. Любимов, актерлар - В. Смехов, А. Демидова, В. Высоцкийның үзенең төрле истәлекләре китерелгән. Китапта шактый гына фотографияләр дә урын алган.
Презентациядә шулай ук Владимир Высоцкийның җырлары, КАМАЗда чыгыш ясаган вакытта төшерелгән документаль кадрлар да күрсәтеләчәк.
Китапханәдә картиналар галереясенең кече залында исә Валерий Федющенконың шәхси архивларыннан төзелгән, Высоцкийга багышланган фотокүргәзмәсе дә эшлиячәк.
Владимир Высоцкийны искә алу көне матур концерт белән төгәлләнәчәк. Танылган актер, автор-башкаручы исемен йөрткән мәйданда 18 сәгать 30 минутта Казан, Алабуга, Тольятти шәһәрләреннән килгән автор башкаручылар чыгыш ясаячаклар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев