Шəhри Чаллы

Чаллының яшь спортчылары Татарстан данын яклаганда сынатмадылар

Чаллының "Экстрим" үсмерләр һәм яшьләр клубы каршындагы "Дельта" спорт клубы командасы тхэквондо буенча турнирдан җиңү яулап кайттылар. Турнир Казахстанның Шымкент каласында узды. Бу тхэквондо осталарының ачык халыкара бәйгесендә 9 илдән 600 яшь спортчы катнашкан. Чаллы егетләре шәхси көрәшләрдә башкалардан аерылып тордылар, алар өч призлы урын яуладылар. Командалар арасында да "Экстрим"...

Чаллының "Экстрим" үсмерләр һәм яшьләр клубы каршындагы "Дельта" спорт клубы командасы тхэквондо буенча турнирдан җиңү яулап кайттылар. Турнир Казахстанның Шымкент каласында узды.

Бу тхэквондо осталарының ачык халыкара бәйгесендә 9 илдән 600 яшь спортчы катнашкан. Чаллы егетләре шәхси көрәшләрдә башкалардан аерылып тордылар, алар өч призлы урын яуладылар. Командалар арасында да "Экстрим" 3 дәрәҗә җиңүче исеменә лаек булды.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: