Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыларны вакытлыча эшкә яраксызлык турында электрон кәгазьләрдән файдаланырга өндиләр

Чаллы филиалының социаль иминият фонды директоры Ленар Шакиров белдерүенчә, вакытлыча эшкә яраксызлык турында электрон кәгазьләрнең әһәмиятле ягы шунда, кәгазь документ әйләнеше кими, мәгълүматларны эшкәртү гадиләштерелә, күп вакыт алынмый һәм башкалар. Әлеге электрон документ, кәгазь документ белән беррәттән юридик көчкә ия. Ул пациентның язмача рөхсәте белән генә бирелә. Табибның һәм табибләр комиссиясе рәисенең эленктрон имзалары, аларның кулдан язылган имзалары белән тәңгәл килә.

Ленар Шакиров сүзләренә караганда, Татарстанда ел саен  1 млннан артык вакытлыча эшкә яраксызлык турында  кәгазьләр бирелә, шуларның 90% дәүләт дәвалау учреждениеләренеке.Бүгенге көндә Татарстанда 50 481 вакытлыча эшкә яраксызлык турында кәгазь электрон версиядә бирелгән, шуның  12,5%ы Яр Чаллыда.
2018 елның 1 февраленнән 15 июненә кадәр дәүләт дәвалау-профилактикалау учреждениеләре тарафыннан 9400гә якын шундый документ тапшырылган. Дәүләтнеке булмаган медицина оешмалары тарафыннан (алар 29) шул ук вакыт аралыгында 123 эшкә яраксызлык турында электрон кәгазь  эшләнгән.
Шәһәр мэры Наил Мәһдиев белдерүенчә, Чаллыда байтак оешмалар күптән әлеге система буенча эш итә. “Предприятие җитәкчеләренә, хезмәт коллективлары җитәкчеләренә мөрәҗәгать итеп, әлеге мәсьәләгә яңача караш белән каравыгызны сорыйм. Бу электрон документның өстенлекләре күп”– диде шәһәр башлыгы.  

 

http://nabchelny.ru/news/32686

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев