Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллылылар – «Безнең ишегалды» программасын тормышка ашыруда актив катнашучылар

5 комплекс территориясендә (5/01 һәм 5/05) Шәһәр Советы депутаты Эдуард Фәттахов, Үзәк районы хакимияте вәкилләре, 5 комплекс активистлары һәм җәмәгать эшенә битараф булмаган шәһәрдәшләребез очрашты.

Үзара фикер алышуга «Безнең ишегалды» республика программасын тормышка ашыруда катнашучы «Электротехнилар» идарә итү компаниясе вәкилләре, проектлаучылар һәм юл эшләре буенча подрядчылар да чакырылган иде.

Биредә яшәүчеләр проект  белән таныштылар, башкарылачак эшләр тәртибе һәм программа кысаларында урнаштырылачак җиһазлар хакында мәгълүмат тупладылар.

«Безнең ишегалды» программасын тормышка ашыруның барлык этапларында да чаллылыларның мәнфәгатьләре исәпкә алына.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев