Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллылылар "Ел хәйриячесе-2018" конкурсында җиңүчеләр рәтендә

Яр Чаллы шәһәрендәге алты оешма җитәкчесенә "Ел хәйриячесе-2018" исемен тапшырдылар.

Кичә Казанда тантаналы бүләкләү чарасы узды, анда Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты. Җиңүчеләр арасында - «КАМАЗ»ААҖ, «Тулпар холдинг компаниясе», «Камгэсэнергострой», Яр Чаллы 1нче стоматология сырхауханәсе, шәһәрнең иреклеләр үсеше үзәге, «Инклюзив мохит» волонтерлар яшьләр берләшмәсе.
"Хәйриячелек белән шөгыльләнүче, үз вакытын һәм акчаларын социаль әһәмиятле проблемаларны хәл итүгә һәм мохтаҗларга ярдәм итүгә сала торган республика халкы җәмгыять җитлегүенең мөһим индикаторы булып тора", – дип билгеләп үтте үз чыгышында Татарстан Республикасы Премьер-министры.
1нче стоматология сырхауханәсе җитәкчесе, Татарстан Республикасының Атказанган табибы, Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау өлкәсенең Мактаулы хезмәткәре Рания Теркулова җиңүче дипломына лаек булды. Аның финанс ярдәме белән физик мөмкинлекләре чикләнгән балаларга, ятим балаларга, өлкән яшьтәге кешеләргә, Яр Чаллы сәнгать көллиятеннән биючеләргә ярдәм күрсәтелде.
Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, конкурс 2007 елдан бирле үткәрелә һәм Татарстан Республикасының социаль-икътисадый проблемаларын хәл итүгә һәм балаларга, инвалидларга, өлкән яшьтәге гражданнарга, социаль яктан якланмаган башка халык категорияләре вәкилләренә социаль ярдәм итүгә багышланган эшчәнлекне җәелдерүгә һәм үстерүгә юнәлдерелгән. 12 ел эчендә конкурста ике меңнән артык бизнес вәкилләре, хәйрия фондлары, коммерцияле булмаган оешмалар, массакүләм мәгълүмат чаралары һәм физик затлар катнашты. Җыелган хәйрия чараларының гомуми суммасы 38 млрд сумга җиткән.

 

http://nabchelny.ru/news/36118

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев