Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллылылар кайнар сусыз калды

Кичә кичтән шәһәребезнең 28, 29, 30нчы комплекстагы 56 йорт кайнар сусыз калды.

Шулай ук Мәскәү проспектына якын урнашкан  53нче комплексның кайбер йортларында да кайнар су юк. 

Моның сәбәбе Автозавод һәм Мәскәү проспектлары киселешендәге җылылык үткәргечкә зыян килүендә. 

Бирегә шундук Чаллы җылылык челтәрләренең ике ремонт бригадасы килеп, проблеманы хәл итү өстендә эшли башлады. 12 эшче төне буе суны җылылык үткәргечтән суырттылар.

 «Татэнерго» АҖ филиалы директоры Айрат Зәйнуллин әйтүенчә, коррозия нәтиҗәсендә Автозавод һәм Мәскәү проспектлары киселешендә 900 мм диаметрлы җылылык үткәргеч зарарланган. Керү юлы коллекторында су шактый югары температурада, якынча 60-65 градус. Суны җылылык үткәргечтән суыртып бетергәннәр. 

Айрат Зәйнуллин чаллылыларны кичкә кайнар су белән тәэмин итәргә планлаштыруларын билгеләп үтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X