Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллылылар «Машина төзүчеләр шәһәре. Кеше хезмәте белән бөек. 1977–2002» күргәзмәсен карый алачак

Чаллы Картиналар галереясында узачак «КАМАЗ» төзелеше башланганга 50 ел тулу уңаеннан оештырылган күргәзмәнең кайчан ачылачагы билгеле булды, дип яза «Вести КАМАЗа» басмасы.

 Ул «Машина төзүчеләр шәһәре. Кеше хезмәте белән бөек. 1977–2002» дип аталачак. Күргәзмә 2018 елның 30 августыннан 7 октябренә кадәр эшләячәк. Ачылу тантанасы 6 сентябрь көнне булачак.

Күргәзмә кунакларын һәр пәнҗешәмбе заводның беренчеләре, юл салучылары каршы алачак: Рамил Абдреевич Азаматов, Петр Геннадьевич Курдин, Владимир Михайлович Баринов, Петр Иванович Мазур. Алар күргәзмә экспонатлары турында үзләре сөйләячәк.

«Машина төзүчеләр шәһәре» күргәзмәсе сериясенең беренчесе 2017 елның август-сентябрь айларында узган иде. Өченчесе, соңгысы, 2019 елда булачак.

http://maydan.tatar/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев