Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллылылар милек салымнары буенча ташламалар бирү турында гаризаны 1 майга кадәр бирә ала

Татарстан Республикасы Чаллы шәһәре буенча Россия Федераль салым хезмәте инспекциясе гражданнарны транспорт һәм җир салымнарын, шулай ук физик затларның милкенә салым түләүдән азат итүче ташламаларны куллану тәртибе турында хәбәр итә.

Салым ташламасына хокук 2018 елда беренче тапкыр алына торган булса, элек салым инспекциясенә аны бирү турында билгеләнгән гариза белән мөрәҗәгать итмәгән граждан моны эшли ала. Гаризаны 2018 ел өчен салым уведомлениеләрен массакүләм рәвештә җибәрә башлаганчы, ягъни 2019 елның 1 маена кадәр, «Физик затлар өчен салым түләүченең шәхси кабинеты» аша, почта аша яисә шулай ук теләсә кайсы салым инспекциясенә яки КФҮнә шәхсән мөрәҗәгать итәргә кирәк. Әгәр ташламалар бирү турында гариза беренче генә тапкыр бирелмәсә, анда ташламаның чикләнгән чорда файдаланылуы күрсәтелмәгән булса, аны яңадан тәкъдим итү таләп ителми.
Шулай ук салым түләүдән азат итү 2018 елда физик затлар – «Платон» түләү алу системасының транспорт чаралары реестрында теркәлгән 12 тоннадан артык рөхсәт ителгән транспорт чаралары хуҗалары өчен күрсәтелгән түләү күләменә каралган. 2019 елдан әлеге ташлама 2016 елның 3 июлендәге 249-ФЗ номерлы Федераль закон белән гамәлдән чыгарыла.
Салым түләүчеләрнең башка категорияләре өчен башка салым ташламалары транспорт чаралары урнашкан урын буенча Россия Федерациясе субъектлары законнары белән билгеләнә.
Шулай ук 2018 елдан башлап, физик затлар өчен җир салымын кадастр бәясе күләменә киметүче 600 кв. м җир кишәрлеге буенча, Россия Федерациясе Салым кодексының 391матдәсендәге 5 пунктында күрсәтелгән категорияләрнең берсенә караган салым түләүчеләрнең даими (срогы чикләнмәгән) файдалануыннан яисә гомерлек мирас булып торучы бер җир кишәрлеге буенча билгеләнгән.
2018 елның салым чорында гамәлдә булган ташламаларның тулы исемлеге белән "Милек салымнары буенча ставкалар һәм ташламалар турында белешмә мәгълүмат" сервисы ярдәмендә танышырга мөмкин.

 

http://nabchelny.ru/news/35249

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X