Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллылылар паспортны онлайн рәсмиләштерә ала

Дәүләт хезмәтләре Порталы аша онлайн рәвештә гражданлык һәм чит ил паспортын рәсмиләштерүгә электрон гариза тапшырырга мөмкин. Паспорт алу яки алыштыру сәбәбен сайларга гына кирәк. Документларның әзерлеге турында хәбәрне шәхси кабинетта алырга була.

ЕСИА дәүләт хакимияте органнарының мәгълүмати системаларына кулланучыларны дөрес идентификацияләү буенча карар бирә, шулай ук анда урнаштырылган мәгълүматны РФ законнары нигезендә саклауны тәэмин итә.

ЕСИАда теркәүнең өстенлекләре:

Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр (функцияләр) порталында, компьютер алдыннан китмичә, федераль һәм муниципаль органнар тарафыннан күрсәтелә торган хезмәтләрнең күпчелегеннән файдаланырга мөмкин.

Дәүләт хезмәтләре порталы физик һәм юридик затлар, эшмәкәрләр һәм чит ил гражданнары өчен билгеләнгән.

Дәүләт хезмәтләре порталында  гражданин дәүләт яки муниципаль хезмәтләр (функцияләр) турында мәгълүмат белән таныша ала, шунда ук дәүләт яки муниципаль хезмәт (функцияләр) алу өчен кирәкле гаризалар һәм башка документлар, аларны йөкләп алу һәм электрон формада тутыру мөмкинлеге дә бар. Әлеге мөмкинлекләр дәүләт хезмәтләре порталыннан файдаланучылар өчен каралган.

ЕСИА кулланган ведомстволар һәм төбәкләр гражданнарга электрон хезмәтләр алу уңайлылыгын тәэмин итәләр. Бу гариза бирүчеләргә теләсә кайсы рәсми ведомство яки төбәк порталларында бердәм логин һәм пароль кулланырга мөмкинлек бирә.

Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталында ничек теркәлергә?

Кулланучының нинди хезмәтләрдән файдаланырга җыенуына карамастан (мәсәлән, физик яки юридик затлар өчен), физик затның хисап язмасын алдан теркәү процедурасын узарга кирәк. ЕСИА да физик затның мондый исәп язмаларының өч төре каралган:

* гадиләштерелгән хисап язмасы (аны теркәү өчен исем-фамилияне, мөмкин булган коммуникация каналларының берсен күрсәтергә кирәк), ул хезмәтләрнең чикләнгән исемлегенә һәм мәгълүмат системаларына мөмкинлек бирә;

* стандарт исәпкә алу язуы (әлеге кулланучы мәгълүматлары базалы дәүләт мәгълүмат системаларында – Россия Федерациясе Пенсия фондында һәм Россия Федерациясе Федераль миграция хезмәтендә тикшерү узды), ул хезмәт күрсәтүләрнең киңәйтелгән исемлегенә керә ала;

* расланган хисап язмасы (кулланучының мәгълүматлары тикшерү узды, ә кулланучының шәхесе хезмәт күрсәтүләрнең тулы исемлегенә керә ала торган алымнарның берсе белән расланды).

Шуны истә тотарга кирәк: дәүләт хезмәтләре порталында барлык хезмәтләрдән файдалану өчен ЕСИАда расланган хисапка ия булырга кирәк.

Дәүләт хезмәтләре порталында уңышлы теркәлү өчен кирәк документлар:

- РФ гражданины паспорты.

- Дәүләт пенсия иминиятенең иминият таныклыгы (СНИЛС).

- Россия Федерациясе территориясендә яшәү урыны буенча физик затның салым органында исәпкә кую турында таныклык (ИНН).

- Дәүләт хезмәтләре порталында теркәлгәндә моңарчы файдаланылмаган мобиль телефон номеры.

- Дәүләт хезмәтләре порталында теркәлгәндә моңарчы файдаланмаган электрон почта адресы.

Әгәр гражданин активацияләү кодын шәхси хат аша алу вариантын сайлаган икән, теркәү процессы күпмедер вакыт алырга мөмкин. Шуңа күрә, әгәр гражданинга тиз арада дәүләт хезмәтләре порталыннан файдаланырга кирәк икән, аңа кодны оператив алу һәм теркәүне тәмамлау өчен гади электрон имзаны активлаштыру пунктларына шәхсән килергә кирәк булачак. Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрнең бердәм порталында теркәлүне раслау өчен гади электрон имзаны активацияләү пунктлары шәһәрнең барлык мәшгульлек үзәкләрендә, күп функцияле үзәкләрендә ачылган.

РФ гражданины «шәхси кабинет»та теркәлгәннән соң дәүләт хезмәтләре порталында шәхси логин һәм пароль аша, квалификацияле электрон имза булдыру чараларын кулланып та авторизацияләнергә мөмкин.

 

 

http://nabchelny.ru/news/28245

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев