Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллылылар сәүдә үзәге янында ВИЧка бушлай тест ясый алдылар

Чаллыда бүген 11дән 14 сәгатькә кадәр шундый тест-мобиль «Палитра» сәүдә үзәге янында эшләде, теләгән һәркем үз статусын белә алды.

Бүген Чаллыда Бөтендөнья СПИДка каршы көрәш көне алдыннан «Җиңү өчен Тест»акциясе узды. 27 ноябрьдән 1 декабрьгә кадәр тест-мобильләр Татарстанның өч шәһәрендә бөтен теләүчеләрне тикшерәчәк, ә аннары Идел буе федераль округының тугыз төбәгендә торак пунктларга юл тотачак.
Чаллыда бүген 11дән 14 сәгатькә кадәр шундый тест-мобиль «Палитра» сәүдә үзәге янында эшләде, теләгән һәркем үз статусын белә алды. Тиздән чара кабатланачак.

«Җиңү өчен Тест» акциясе Татарстанда һәм төбәкләрдә 2021 елның декабренә кадәр узачак. Бу ВИЧка тест үткәрү буенча иң эре компанияләрнең берсе, шулай ук биредә мәгълүмати һәм социаль хезмәтләр күрсәтелә.

Фото "Челнинские  известия"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев