Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллылыларга – машиналар

ТР Муниципаль берәмлекләре арасында республика смотр-конкурсы нәтиҗәләре буенча шәһәрнең өч учреждениесе яңа автомобильләр алды.

ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов 56 нчы урта белем бирү мәктәбенә, «Виктория» спорт мәктәбенә һәм «Кызыл тау» мәдәният үзәгенә машина ачкычлары тапшырды.
«Без  муниципаль җирлекләргә даими ярдәм итәбез. Соңгы елларда 2,5 меңнән артык автомобиль ачкычы тапшырылды. Муниципалитетларда эшләүчеләр –  безнең таянычыбыз. Алар хакимият һәм халык арасында чиктә торалар һәм иң мөһим мәсьәләләрне хәл итәләр», – диде Рөстәм Миңнеханов.
Татарстан Муниципаль берәмлекләре арасында республика смотр-конкурсы 2010 елдан башлап ел саен үткәрелә.
Муниципаль берәмлекләрне күп кенә күрсәткечләр буенча бәяләделәр. Иң элек муниципаль берәмлекнең салым һәм салым булмаган керемнәренә игътибар итәләр. Шулай ук муниципаль берәмлекнең бер кешесенә торак тапшыру, кече һәм урта эшмәкәрлеккә ярдәм итү буенча республика һәм муниципаль программалар булу да мөһим роль уйный. Гражданнарның үзмәшгульлегенә ярдәм итү, социаль-мәдәни һәм спорт чаралары саны да исәпкә алына.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: бүләкләү