10 ноябрь 2021 яңалыклары
-
Чаллыда авыл мәктәпләрен үстерү темасына халыкара конференция узачак
«Авыл территорияләрендә мәгариф: тәҗрибә һәм үсеш юнәлешләре» халыкара катнашу белән Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе 15 ноябрьдә Чаллы дәүләт педагогика университеты, шулай ук Мамадыш районы Красная Горка урта мәктәбе һәм Мамадыш шәһәренең «Квантум» балалар һәм яшүсмерләр йорты» базасында узачак.
-
Чаллыда элеккеге хатынының яңа сөйгәнен балта белән чапкан ир-атны хөкем иттеләр
Алдагы 10 ел гомерен ир-ат катгый режимлы колониядә үткәрәчәк.
-
Чаллының Гостев урамы буенча автомобиль юлы һәм Мәләкәс елгасы аша күпер яңартыла (+фотолар)
Яңарту эшләрен «РБР 16» генераль директоры, шәһәр Советы депутаты Таһир Сөнгатуллин җитәкли. Эш барышы белән шәһәр мэры Наил Мәһдиев тә танышты.
-
Яшь биючеләр Сочида осталыкларын арттыралар
«Хореография: Классик бию (балет)» юнәлеше буенча белем бирү программасын гамәлгә ашыру кысаларында Сочи шәһәренең «Сириус» Белем бирү үзәгенә «Балалар сәнгать мәктәбе» МАӨББУның 6 нчы сыйныф укучылары, «Бисеринки» халык бию ансамбле тәрбияләнүчеләре чакырылган.
-
80 яшьлек пенсионерларга пенсиягә өстәмә түләүләр башкарыла
Чаллы шәһәре Пенсия фонды хәбәр иткәнчә, «Иминият пенсияләре турында» 28.12.2013 елгы, №400-ФЗ Федераль закон нигезендә, 80 яшь тулгач, картлык буенча иминият пенсиясен алучы гражданнарга өстәмә түләү билгеләнә.
-
Зур этнографик диктант яздылар
Быел диктант алтынчы тапкыр узды һәм аны Россия Федерациясенең барлык субъектларыннан һәм 95 чит илдән 2 679 689 кеше язды.
-
Роспотребнадзор ковидка каршы чараларның үтәлешен тикшерә башлый
Республикада халыкның кайбер категорияләре өчен коронавирус инфекциясенә каршы мәҗбүри вакцинация үткәрү турындагы күрсәтмәне үтәү чоры үтеп бара. Чаллы Роспотребнадзор җитәкчесе Илгизәр Бариев хәбәр иткәнчә, ведомствода эштән азат ителгән хезмәткәрләр исемлеген төзеп бетерер өчен оешма һәм предприятие җитәкчеләренә өстәмә тәүлек биргәннәр.
-
Чаллыда «Халкым чишмәсе» фестивале узачак
17 ноябрьдә «Шатлык» яшьләр үзәге» МАУ тарафыннан Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы, Яр Чаллы шәһәре Башкарма комитетының Мәгариф һәм Яшьләр белән эшләү идарәсе ярдәме белән оештырыла торган «Халкым чишмәсе» Регионкүләм татар яшьләре милли иҗат фестивале узачак.
-
Илья Зуев газ шартлауда зыян күрүчеләр белән эшләү турында: «Һәр фатирда яшәүчеләр белән индивидуаль аралашу булачак»
Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Илья Зуев һәм башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Илмир Исхаков көнкүреш газы шартлаудан зыян күргән 48/20 күпфатирлы торак йортта яшәүчеләр белән очрашты.
-
«Минем горурлыгым – Россия!» Илкүләм яшьләр патриотик конкурсында катнашу өчен гаризалар кабул итү дәвам итә
Балалар һәм яшьләр эшләре буенча төбәкара үзәк аппараты (РОСДЕТСТВО) 2021 елда Фән һәм технологияләр елына багышланган «Минем горурлыгым – Россия!» Илкүләм яшьләр патриотик конкурсын уздыра.
-
«Ут белән уйнаучы» егет
Шәһәрдәшебез Равил Закиров «Ут белән уйнама» («Не играй с огнем») интернет-проектында җиңүче булды. Популяр блогер Гүзәл Хөснетдинованың проектында катнашучылар бер ай дәвамында 8 төрле бирем үтәде. Төн уртасында үзеңә кабер казу биреме бар Татарстанны шаулатты. Ул гына да түгел, бу хакта Россия телеканалы программасында да сюжет күрсәттеләр.
-
«Җырны белсәң, кушыл» бәйгесенә йомгак ясадык
Узган атнада «Шәһри Чаллы» газетасының инстаграм аккаунтында «Җырны белсәң, кушыл» бәйгесе узды.
-
Чаллылыларга – машиналар
ТР Муниципаль берәмлекләре арасында республика смотр-конкурсы нәтиҗәләре буенча шәһәрнең өч учреждениесе яңа автомобильләр алды.
-
Җанисәп шәһәребез үсеше өчен мөһим
Шәһәрдә халык санын исәпкә алу дәвам итә. Илкүләм чара 14 ноябрьдә төгәлләнәчәк. Бүгенге көнгә 56 процент чаллылы җанисәп сорауларына җавап бирде.
-
Наил Мәһдиев Яр Чаллы полиция гарнизоны хезмәткәрләрен һәм ветераннарын Россия Федерациясе Эчке эшләр органнары хезмәткәрләре көне белән котлады
Хөрмәтле Яр Чаллы полиция гарнизоны хезмәткәрләре һәм ветераннары!