Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллылыларны «Ел инженеры» конкурсында катнашырга чакыралар

Татарстанда республика Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән «Ел инженеры» конкурсы игълан ителде. Ул Татарстан Республикасы предприятиеләре һәм оешмаларының иң яхшы инженерларының уңай тәҗрибәсен тарату, җәмәгатьчелек тарафыннан тану һәм бүләкләү максатларында үткәрелә.

Конкурс өч категория һәм унике номинация буенча ике этапта үткәрелә, аларның соңгысы конкурс эшләрен яклау белән күчмә семинар рәвешендә узачак.
Конкурс нигезләмәсе һәм барлык кирәкле мәгълүматләр Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының рәсми сайтында түбәндәге сылтама буенча урнаштырылган: http://mpt.tatarstan.ru/rus/respublikanskiy-konkurs-inzhener-goda.htm.
 Конкурста катнашу өчен конкурсның рәсми сайтында түбәндәге сылтама буенча теркәлергә кирәк https://инженеррт.рф/#register шулай ук конкурс нигезләмәсе нигезендә документларның оригиналларын Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының эш кәгазьләрен алып бару һәм контрольдә тоту бүлегенә түбәндәге адрес буенча бирергә: Казан, Островский урамы, 4.

Конкурста катнашу өчен акча алынмый. Катнашучыларны көндезге семинар уздыру урынына кадәр җибәрүне командировкага җибәрүче як башкара.
Сораулар буенча 8-950-312-16-61 телефоны буенча (Заһидуллина Эльвира) яки электрон почта аша мөрәҗәгать итәргә мөмкин smpotatarstan@yandex.ru.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: конкурс