Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллылыларны татар шагыйренең юбилей кичәсенә чакыралар

13 декабрьдә 15: 00 сәгатьтә "Энергетик" мәдәният сараенда Татарстанның халык шагыйре, Башкортостан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Роберт Миңнуллинның 70 еллыгына багышланган кичә була.

Программа башланыр алдыннан зур зал фойесында шагыйрь Роберт Миңнуллинның китаплары күргәзмәсе оештырылачак, шулай ук аларны сатып алырга мөмкин булачак. Бәйрәм кунакларын «Заман» вокал ансамбле каршы алачак. Шагыйрьне Казан шәһәреннән килгән кунаклар: Татарстан Республикасы Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов, Татарстан Республикасы халык язучысы Гәрәй Рәхим, Яр Чаллы буенча Татарстан Республикасы Язучылар берлеге рәисе, язучы Факил Сафин, Татарстан Республикасы Язучылар берлеге әгъзасы, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, балалар язучысы Рәшит Бәшәр котлаячак.

 

http://nabchelny.ru/news/34707

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев