Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллының 25 гаиләсе ана капиталы сертификатлары алдылар

Яңа ел уңаеннан, Тантаналар сараенда күптән түгел балалары туган Чаллы гаиләләре өчен бәйрәм оештырылды.

Чара кысаларында тантаналы рәвештә ана капиталына сертификатлар тапшырылды. Сертификатларны Гражданлык хәле актларын теркәү идарәсе башлыгы Равилә Зарипова һәм Шәһәр Советы депутаты Эдуард Фәттахов тапшырды. 25 Чаллы гаиләсе сертификатка ия булды.
Шәһәр Советы депутаты Эдуард Фәттахов ана капиталы ияләрен котлады һәм гаиләләргә бәхет, иминлек теләде.
Әти-әниләр һәм балалар өчен бәйрәмнең төп геройлары – Кыш Бабай һәм Кар Кызы белән театральләштерелгән программа оештырылды, шулай ук бүләкләр тапшырылды.

 

http://nabchelny.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: пенсия ана капиталы закон бала пенсионер акча идексация