Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллының 65 нче комлексында эре сәүдә үзәге төзергә планлаштыралар

Анда кинотеатр, боулинг, рестораннар булачак

«Эссен Продакшн АГ» компаниясе 65 нче комплекста өч катлы яңа сәүдә үзәге төзү планнары турында белдерде. Биредә кинотеатр, күңел ачу зонасы, боулинг, рестораннар һәм кафелар,  кибетләр булачак.

Компания Яшьлек проспектындагы сәүдә үзәген реконструкцияләүне тәмамлый. Хәзер биредә 11 мең квадрат метрдан артык мәйдан биләгән гипермаркет урынына 30дан алып 2,5 мең квадрат метрга кадәр мәйданлы 23 яңа кибет барлыкка киләчәк.

Арендаторлар арасында М.Видео, BurgerKing, Gloria Jeans, Incity, 585 һәм Л ' Этуаль кибетләре  бар. Тиздән «Перекресток»супермаркеты ачылачак. «Детский мир» компаниясе белән сөйләшүләр алып барыла, ул 1200 квадрат метр алырга мөмкин.

Яңартылган объектны ачу сәүдә үзәкләре эше буенча чикләүләрне бетергәннән соң ук планлаштырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев