Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллының ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсе әйдәп баручы Европа клиникалары рейтингына чыкты

Хастаханәдә COVID-19 дәвалауның үзенчәлекле ысулы турында сөйләделәр

Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсе COVID-19ның катлаулы очракларын дәвалау буенча әйдәп баручы Европа клиникалары рейтингына чыкты. 

Германия, Испания, Италия кебек илләрдәге кебек үк Чаллы хастаханәсе дә COVID-19ның иң катлаулы очракларын ЭКМО (канны кислород белән туендыру) җайланмасын кулланып дәвалый.

Хастахәнә табиблары әйтүе буенча, мондый очракларның үзенчәлеге шунда: пациентны аяктагы кан тамырларыннан кан ала торган җайланмага тоташтыралар. Бу җайланма аны кислород белән туендыра һәм басым астында артериягә кире кайтара. Шул рәвешле кеше өчен күпмедер вакыт аппарат сулый башлый.

Моннан тыш ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсе табиблары канны кислород белән туендыру җайланмасын катлаулы операцияләр башкарганда да уңышлы кулланалар. Бу исә иң авыр пациентларны да үлемнән коткару мөмкинлеген арттыра.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X