Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллының йогышлы авырулар хастаханәсендә 226 кеше дәвалана

Чаллы йогышлы авырулар хастаханәсенең дәвалау мәсьәләләре буенча баш табиб урынбасары Татьяна Әгъләмова кискен респиратор һәм башка авыруларны дәвалау белән медицина учреждениесендә хәлнең торышы турында сөйләде.

Ул билгеләп үткәнчә, соңгы 1,5 атна эчендә хастаханәнең кабул итү бүлмәсенә мөрәҗәгать итү саны арткан. Шуларның 90%ы – балалар һәм олылар арасында кискен респиратор авырулар.

«Бу, һичшиксез, безнең территориягә «омикрон» килү белән бәйле дип саныйбыз. Бу авыруның билгеле бер үзенчәлекләре бар. Моннан чыгып, без оештыру һәм лаборатор чараларыбызны төзибез», - диде Татьяна Әгъләмова һәм хәзерге вакытта хастаханәдә 226 кеше, шул исәптән 67 бала дәваланганын хәбәр итте.

Кискен эчәк авырулары белән өч олы кеше һәм тугыз бала госпитализацияләнгән. «Бу безгә мөрәҗәгать иткән барлык кешеләр диярлек. Алар – риск төркеменә керә торган кечкенә балалар, аларны, чыннан да, клиник күрсәткечләр буенча, хастаханәдә дәваларга кирәк», - дип әйтте табиб.

Татьяна Әгъләмова аңлатканча, хастаханәнең кабул итү бүлмәсенең структурасы шул рәвешле төзелгән ки, боксларда авыруларны кабул иткәндә пациентлар бер-берсеннән тулысынча изоляцияләнә. Госпитализацияләү өчен карар – йогышлы авыруның уртача авыр һәм авыр рәвештә үтүе. Авыруның җиңел агымы белән мөрәҗәгать иткән пациентлар консультацияләр алалар, алга таба үз-үзләрен тоту һәм дәвалану буенча киңәшләр белән амбулатор этапка җибәреләләр.  Нигездә, бу кискен респиратор авырулар белән авыручылар.

«Бүгенге көндә «омикрон»ны кышкы, шул исәптән ковидка кадәрге чорда булган гади кискен респиратор авырулардан аеру бик авыр. Яңа коронавирус йогышы клиник метамарфозлар кичерде. Хәзер югары сулыш юллары зарарлану, шулай ук интоксикацион синдром өстенлек ала: югары температура, баш авырту, бик нык тамак авыртуы, борын тыгылу, ютәл, лимфоузелларның үсүе. Эчәк күренешләре нибары 10% очракта гына була.  Бу – эч китүе, әмма гадәти эчәк авырулары вакытында очрый торган профуз эч китүе, организмда су бетү, әлбәттә, булмый. Беренче планга югары сулыш юллары зарарлануы чыга. 2020 һәм 2021 елларда без күргән авыр пневмонияләр хәзер аз. Бездә дәваланган кешеләрдә пневмониянең минималь күренешләре очрый.  Нигездә, бу – шактый җитди авырулар, барыннан да элек, йөрәк-кан тамырлары системасы, нерв системасы, бөер авырулары булган затлар.  Риск төркемендә йөкле хатын-кызлар һәм кайбер 60+ пациентлар. Без аларны да хастаханәгә салабыз», - диде Татьяна Әгъләмова.

Ул хастаханәдә дәвалануның гамәлдәге стандартлары нигезендә авыруларга квалификацияле ярдәм күрсәтү өчен барлык кирәкле медикаментлар булуын хәбәр итте.

«Бүгенге көндә йогышлы авырулар хастаханәсе коронавирус йогышы һәм башка йогышлы һәм йогышлы булмаган халәтләр арасында дифференциацияләүне гамәлгә ашыручы бердәнбер провизор оешмасы булып тора. Безнең ярдәмчеләребез бар – ул 2 нче шәһәр хастаханәсе һәм Тукай үзәк район хастаханәсе, анда без үпкәләре зарарланган авыруларны күчерәбез. Әлегә башка провизорны җәлеп итү зарурлыгы юк. Кабул итү бүлмәсендә һәм стационарда җитәрлек табиблар эшли. Грипп бар – H3N2 гриппы. Әмма бу, бердәй очраклар, шактый җиңел үтә. Ковид белән гриппның ярашуының биш очрагы булды, авыру шулай ук җиңел узды. Ковид организмда билгеле бер урынны били һәм башка вирус авыруларына юл бирми. Грипп - бу сезонда иң җитдие түгел», - диде Татьяна Әгъләмова, матбугат конференциясендә чыгышын тәмамлап.

http://nabchelny.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: чир авыру сәламәтлек