Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чамасын белеп кызыныгыз!

Чамасын һәм рәтен белеп кызынган тән, сүз дә юк, карап туймаслык бик матур була. Әмма кайберәүләр артык тырышып ташлап, сәламәтлекләренә нык зыян китерергә мөмкиннәр. Алай гына да түгел, кояшта артык пешүдән тән тиресе рагы да килеп чыгу куркынычы бар. Шуңа күрә шоколад төсендәге тәнне бик тиз арада булдырырга ашыкмагыз.

Тирегә кояш нурларына җайлашу өчен вакыт кирәк. Беренче көннәрдә кояш астында 10 минут чамасы гына ятарга, ә аннары көн саен бишәр минутка арттырырга кирәк. Кояш тирегә кеше хәрәкәтләнгәндә, әйтик бадминтон яки волейбол уйнаганда тизрәк һәм матуррак ята.

Кызыну өчен иң кулай вакыт - 9-11 һәм 16-18 сәгатьләр. Иң начары - көндезге 12 белән 14 сәгать арасында - бу вакытта кояшның көйдерә торган нурлары күпләр өчен куркыныч санала. Шулай ук ач килеш яки ашауга ук та кызынырга ярамый. Иң яхшысы - ашаганнан соң 1-1,5 сәгать үткәч кызыну.

Әгәр сез яткан килеш кызынасыз икән, баш бераз күтәрелгән булырга тиеш. Йокларга ярамый. Укырга да киңәш ителми - күзләр кояштан болай да нык арый. Пляжда декоратив косметика да кулланырга кирәкми, тырнакларны да буямавың хәерле, аларга суларга ирек бирергә кирәк. Кызынырга барыр алдыннан сабын белән юына, лосьон яки ислемай да сибә күрмәгез. Сабын тиренең саклану катламын җимерә һәм аны корыта, ә ислемай-фәләннәр тиренең ультрашәмәхә нурларга сизгерлеген арттыра.

Баш киемен оныта күрмәгез - ул эссе кагудан саклап калачак. Ә киң кырлы эшләпәләр бик сизгер урын - бит тиресен кояштан саклый.

Кызыну өчен чыгарылган махсус кремнар кояшта булу вакытын озынайтырга мөмкинлек бирә. Төрле кремнарның саклау факторлары төрлечә - 5тән алып 30 индекска кадәр була. Тире сизгер булган саен, аның индексы да зуррак булырга тиеш.

Әгәр дә инде кояшта янгансыз икән, авыртуны лаванда һәм ромашка майлары баса. Шулай ук алма да файдаланырга мөмкин. Кызарган урыннарга аны юка телемләп кисеп куялар. Мондый очракларда тагын каен һәм кыяр сулары булыша.

Шуны истә тотарга кирәк: туганнары меланома белән авырган кешеләргә, ак тәнлеләргә, ачык төстәге күзле һәм чәчлеләргә, шулай ук тәнендә миңнәр һәм пигмент таплары күп булганнарга кояшта кызыну бик куркыныч.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев