16 июнь 2016 яңалыклары
-
Идел елгасында - гаҗәеп җан иясе
Яшел Үзән районының Васильево бистәсендә яшәүчеләр Идел елгасында гаҗәеп бер "җан иясе" тапканнар. Аны "ат ялы" ("конский волос") булырга мөмкин дип фаразлыйлар.
-
Уразада дөрес тукланыйк!
Рамазан аенда ризыклануга багышланган нинди дә булса тәкъдимнәр бармы? Бер хәдистә бу хакта берничә файдалы киңәш бар. "Уразаны тотучы кешегә көч бирүдә кулланыла торган 3 тәҗрибә бар: 1) башта ашарга, аннары эчәргә кирәк
-
Яңа штрафлар гамәлгә керде
Шушы көннәрдә Россиядә юл йөрү хәрәкәте кагыйдәләренә төзәтмәләр кертелде. "Куркыныч йөртү" ("опасное вождение") хокук бозуның яңа төре барлыкка килде. Шунысы игътибарга лаек: бу документ инде берничә тапкыр кабат карауга җибәрелеп, ниһаять кабул ителде. Хәзер "куркыныч йөртү" төшенчәсен рәсми рәвештә билгеләнде. Куркыныч йөртү - ул юл йөрү кагыйдәләрен бер-бер артлы бозу.
-
Мөселман активы өчен ифтар
Чаллы мөхтәсибәте шәһәрнең мөселман активы өчен Рамазан аенда авыз ачу мәҗлесе уздыруны гадәткә кертте. Ул ел саен "Аш-Су" ресторанында 200 кеше катнашында үтә. Быел мондый чара 15 июньдә булды.
-
Бушлай йога дәресләре
"Азатлык" мәйданында теләүчеләр өчен бушлай йога дәресләре яңартылды. Алар һәр көнне (яңгыр яумаганда) иртәнге җиденче яртыда башлана. Бер шарт - үзең белән кечкенә җәймә алып барырга кирәк.
-
Уку йортларында “урак өсте”
Тиздән мәктәпләрдә чыгарылыш кичәләре, ә югары уку йортларында абитурентлар кабул итү башлана. Быел Россия буенча 20 мең абитуриент студент булыр дип көтелә. ТР Мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов югары уку йортлары ректорлары белән үткәрелгән киңәшмәдә абитуриентлар кабул итүне мөмкин кадәр иртәрәк башларга киңәш бирде.
-
Чамасын белеп кызыныгыз!
Чамасын һәм рәтен белеп кызынган тән, сүз дә юк, карап туймаслык бик матур була. Әмма кайберәүләр артык тырышып ташлап, сәламәтлекләренә нык зыян китерергә мөмкиннәр. Алай гына да түгел, кояшта артык пешүдән тән тиресе рагы да килеп чыгу куркынычы бар. Шуңа күрә шоколад төсендәге тәнне бик тиз арада булдырырга ашыкмагыз.