Шəhри Чаллы
  • Рус Тат
  • Чатыр тауда җыен узды

    Азнакай төбәгенең иң төп табигый байлыгы булып нефть саналса да, кара алтын ятмалары монда егерменче гасыр урталарында гына табыла. Ә менә бакыр рудасы хакында язмалар инде 18нче гасырда ук барлыкка килгән. Ул чакларда Чатыр тау итәгеннән меңнәрчә пот бакыр чыгарганнар. Бу урыннар бүгенге көнгә кадәр сакланып калганнар. Тарихи сәхифәләрдә Азнакай...

    Азнакай төбәгенең иң төп табигый байлыгы булып нефть саналса да, кара алтын ятмалары монда егерменче гасыр урталарында гына табыла. Ә менә бакыр рудасы хакында язмалар инде 18нче гасырда ук барлыкка килгән. Ул чакларда Чатыр тау итәгеннән меңнәрчә пот бакыр чыгарганнар. Бу урыннар бүгенге көнгә кадәр сакланып калганнар. Тарихи сәхифәләрдә Азнакай төбәге 1762нче елда искә алынган.

    Азнакай якларына барып чыгуымның сәбәбе - "Чатыр тау җыены" дип аталган төрки халыкларның Халыкара фольклор фестивалендә катнашу. Бу җирләрне барып күрү теләге дә күңелемдә күптәннән туган иде. Байтак танышларым да Чатыр тауның матурлыгын сөйләп кызыктырып бетерделәр. Чыннан да, үз күзләрең белән күрми торып, гүзәллекне бар күңелең белән тоеп та булмыйдыр ул. Фестивальгә безне алып килгән автобусларны тау итәгендә калдырып, акрын гына Чатыр тауга күтәреләбез. Кая карама - җиләк! Күпләр җиләктән дә авыз иттеләр. Өскә таба менгән саен, үзеңне җир шарының иң биек ноктасына күтәрелгән күк итеп сизәсең. Болытларга үрелеп кул белән тотарга буладыр күк. Офыклар киңәя. Мәтрүшкә, бөтнек исе. Төрледән-төрле чәчәкләр җилдә тибрәлеп утыралар... Искиткеч матур манзара ачыла. Моннан 20 км чамасында урнашкан Башкортостан да тирә-күрше Сарман, Бөгелмә, Ютазы, Мөслим, Әлмәтләрне дә күрергә була. 130 гектар чамасы җир алып тора икән Чатыр тау.

    Җыенның театральләштерелгән өлеше ачылып озак та үтмәде, күктән яңгыр сибәли башлады. Алып баручылар үзләренең сөенечләрен яшермәделәр, кунакларга яңгыр алып килгәннәре өчен мең-мең рәхмәтләрен җиткерделәр. Инде язгы чәчүләрдән бирле бер тамчы да яңгыр төшмәгән икән. Чәчелгән игеннәрдән азмы-күпме уңыш алу өмете уятты бу яңгыр. Түбәтәйле бабайларның да йөзләре яктырып китте. Җыенга бик тә нык әзерләнгәннәр азнакайлылар.Тарихи сурәтләүне бу җирләргә кешеләрнең килеп утыру вакытыннан башлап җибәрделәр. Алга таба яшәеш, яулап алучыларга каршы сугышлар, бәйсезлек өчен көрәш мизгелләре, Пугачау болганышларында катнашу, бакыр чыгару күренеше, татар һәм башкортларның үзара дуслыгы...

    Төрле төбәкләрдән килгән 32 фольклор ансамбленең чыгышын шәһәрнең мәдәният сараенда карадык. Казаннан "Сорнай", Азнакайның "Җанашым", Кырымның Бакчасарай шәһәреннән килгән "Әүдәт", Апас районының "Рәйхан", Башкортостан республикасының Октябрьск шәһәреннән "Энҗеләр", Тукай районының Иске Абдул авылыннан "Асылъяр", Сарман районының "Игәнә" керәшен фольклор ансамбльләренең чыгышлары көчле алкышларга лаек булдылар. Миңа калса, бар ансамбльләр дә мактауга лаек иде. Азнакай муниципаль районы башлыгы Марсель Зөфәр улы Шәйдуллин барлык ансамбльләрнең җитәкчеләренә дә дипломнар, кыйммәтле бүләкләр тапшырды. Республикабызның мәдәният, мәгариф министрлыкларыннан, "Ак калфак" хатын-кызлар оешмасыннан, Бөтентатар милли мәҗлесе вәкилләре дә килгән иде бу җыенга. Алар да үзләренең җылы сүзләрен җиткерделәр.

    Татарстанның иң биек урынында мондый фестивальләр инде быел бишенче тапкыр уздырыла икән. Диңгез өсте тигезлегеннән 334,5 метр биеклектә урнашкан бу урынны киләчәктә Бөтендөнья төркиләренең даими җыелу урыны итү теләге белән яналар Азнакайда. Инде алдагы еллар җыеннарына әзерлек эшләре дә бара: Чатыр тауга кадәр асфальт юл төзелеп ята. Уңышлар сиңа, Чатыр тау җыены!

    Зәбир

    Хәлимов

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: