Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

«Чайка-СПГ» пассажир теплоходын суга төшерделәр

Бүген Горький исемендәге Яшел Үзән заводында сыекландырылган табигый газ ягулыгында эшләүче «Чайка-СПГ» пассажир теплоходын суга төшерделәр. Бу – Россиядә беренче шундый елга корабы. Тантанада Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин катнашты. Аның әйтүенчә, яңа судно пассажирлар йөртү буенча заманча барлык таләпләргә туры килә. Ул үзебезнең су юллары аша ял, экскурсия рейсларына йөриячәк. Премьер-министр искәрткәнчә, сыекландырылган газ ягулыгында эшләүче теплоход экологиягә зыян салмый. Моннан тыш, бу ягулык гадәттәгесеннән арзанрак, шул ук вакытта аннан файдаланучы двигательләр дә озаккарак чыдый.

– Завод коллективы, элек-электән тупланып килгән тәҗрибәсен саклап, алдынгы технологияләрне гамәлгә кертә, яңа төр продукция  җитештерергә өйрәнә. Завод маркасы һәрвакыт сыйфат, ышанычлылык гарантиясе булып торды һәм хәзер дә шулай булып кала, – диде Алексей Песошин.

Яңа теплоходның 30 август – Республика көнендә Казансу елгасы аша тантаналы төстә йөзеп узуы күздә тотыла. Алга таба ул «Казан – Свияжск» маршруты буенча экскурсияләргә чыгучы туристларны йөртәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев