Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чәчәкләр фестивале быел кайда үтәчәк?

Чаллыда ел саен республика көне уңаеннан Чәчәкләр фестивале уздырыла. Ул ел саен 30 августта "Азатлык" мәйданында үтә иде. Былтыр бәйрәмгә яңалык керттеләр, фестивальдә катнашучы чәчәк композицияләре шәһәрнең өч районындагы 18 мәйданчыкка урнаштырылды. Тик бу яңалыкны халык кабул итеп бетермәде.

Быел исә "Азатлык" мәйданында ремонт үткәрелә, шунлыктан инде хәзер үк фестивальне үткәрү урынын эзлиләр. "Азатлык" мәйданын өлешләп ремонтлыйбыз. Бәлки, икенче һәм өченче этапка керешкәнче, бәйрәмне халык күнеккән урында үткәрербез. Тагын бер вариант: Хәсән Туфан проспектында Чулман проспектыннан башлап мәйданга кадәр аралыкта үткәрергә мөмкин. Иң мөһиме: бәйрәмнең бар матурлыгын саклап калырга, традицияләрдән читләшмәскә кирәк", - ди шәһәр хакиме Наил Мәһдиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев