Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чәчәкләр илендә кунакта

Чәчәкләр фестивален чаллылылар ел саен иң матур бәйрәмнәрнең берсе буларак, көтеп алалар. Хәер, быел бәйрәмне оештыручылар композицияләрнең бераз җиңелрәк, дөресрәге, классик формасын сайлаганнар. Элекке еллардагы кебек күзнең явын алырлык матур һәм гаҗәеп зур хезмәт куеп иҗат ителгән әкияти композицияләр урынына төрле илләрнең гөлләр бакчасына сәяхәтнамә тәкъдим ителде. Чәчәкләр дөньясына гашыйк...

Чәчәкләр фестивален чаллылылар ел саен иң матур бәйрәмнәрнең берсе буларак, көтеп алалар. Хәер, быел бәйрәмне оештыручылар композицияләрнең бераз җиңелрәк, дөресрәге, классик формасын сайлаганнар. Элекке еллардагы кебек күзнең явын алырлык матур һәм гаҗәеп зур хезмәт куеп иҗат ителгән әкияти композицияләр урынына төрле илләрнең гөлләр бакчасына сәяхәтнамә тәкъдим ителде. Чәчәкләр дөньясына гашыйк шәһәрдәшләр Япония, Һиндстан, Франция, Бразилия илләренең гүзәл табигате, үзенчәлекле мохите белән танышты.

Ничек кенә булмасын, көтелмәгән куанычлы мизгелләргә бай булды гөлләр дөньясына сәяхәт. Балалар өчен махсус бизәлгән мәйданчык керә-керешкә игътибарны җәлеп итте. Шау чәчәктә утырган клумба, гөлләрдән үреп ясалган җәнлекләр, ачык төсләргә буялган нәни утыргычлар, күперчек, бизәкле көймә. Җыйнак кына паркка барысы да сыйган. Шау-гөр килеп уйнаган сабыйларга карап, менә кайда ул бәхет иле, диясе килә.

"Бразилия бакчасы" янында халык шактый. Бигрәк тә футбол фанатларының һәм әлеге илнең данлыклы карнавалына гашыйк шәһәрдәшләрнең күңеленә хуш килерлек итеп бизәлгән әлеге композиция.
"Электротехниклар" идарә итү компаниясе иҗат иткән Мәскәү бакчасы да күпләрдә кызыксыну уятты. Аллы-гөлле чәчәкләрдән төзелгән түгәрәктә - Йолдызлык билгеләре. Ә халыкның күңелен күрергә "чын" астрологны чакырганнар. Халык кызып-кызып үзенең "киләчәген" фаразлаган хатларны укый...

Мәскәү бакчасыннан - Санкт-Петербургка, аннан соң кояшлы Төркиянең затлы гөлләр белән бизәлгән падишаһ сараена юл тотабыз. Сәяхәтебезнең чираттагы тукталышы - Һиндстан бакчасында. Андагы гөлләрне фестиваль кунакларына мәгърур филләр тәкъдим итә. Бөек Будда бакчасыннан чыгуга Япониянең үзенчәлекле мохите каршы ала.

Тыйнак һәм гаҗәеп затлы япон музыкасы, шау чәчәктәге сакура, итәгатьле чәй эчү церемониясе һәм гөлләрдән ясалган япон кешеләре! Бу гаҗәеп картинаны күпләр фоторәсемгә төшереп калырга ашыга.

Әлеге гүзәллекне иҗат иткән "Строим будущее" компаниясенең генераль директоры урынбасары Галина Борисовадан эшнең башкарылу вакыты белән кызыксынам. "Япония образы көтелмәгәнчә катлаулы, ләкин бик мавыктыргыч булып чыкты. Проектын эшләүгә һәм иҗат итүгә 2 айдан артык вакыт сарыф иттек. Иң мөһиме, бу гаҗәеп проектны тормышка ашыруда бөтен подряд оешмалары да теләп катнашты. Яратып, канатланып иҗат иттек", - диде ул.

Чәчәкләр бакчасына сәяхәтем ахырына якынлаша. Менә җәйге төсләр кинәт кенә энҗедәй пакьлеккә күчә. Кышкы бакча - үзенә бер хозурлык. Ап-ак карны тасвирлаучы ак ташлардан, көмеш төскә буялган меңъяфрактан күңелгә рәхәтлек, тынычлык бирүче гаҗәеп бер нур бөркелә. Матурлык дөньяны коткара диюләре, чыннан да, хактыр. Берсеннән-берсе гүзәл гөлләр үскән бакчаларны күреп хозурланганнан соң, башка сүзләрне әйтергә тел дә әйләнми.

P.S. Бәйрәм бүләксез булмый. Гадәттәгечә, быел да Чәчәкләр бәйрәме вакытында шәһәрнең иң яхшы сантехнигы һәм ишек алды себерүчесе бүләкләнде. Чит илдә сәяхәт итү өчен юлламаны "Паритет" идарәче компаниясе сантехнигы Фаиз Ишмаевка һәм "Строим будущее" идарәче компаниясе ишек алды себерүчесе Таися Чебыкинага тапшырдылар. Шулай ук шәһәрнең иң яхшы йорт өчен җаваплысы Антонина Угодинага 45 мең сум күләмендә премия тапшырылды.

Эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә Васил Шәйхразиев "Акварель-2014" чәчәкләр фестивалендә катнашкан барлык идарәче компанияләр, "Горзеленхоз", "Горкоммунхоз" предприятиесе хезмәткәрләренә ихлас рәхмәтен белдерде. "Сезнең тырышлык һәм инициативадан башка шундый матур, киң масштаблы бәйрәмне оештыру мөмкин булмас иде", - диде хаким.

Рәзинә

Насыйбуллина.

Әнисә Галиулина

фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев