Шəhри Чаллы

Чечняда алкоголь сатуны тыйганнар

"Кавказ" федераль трассасында юл-транспорт һәлакәтендә "Ford" машинасы рулендәге исерек кеше каршы як полосага чыгып "Lada Priora"га берелә. Нәтиҗәдә, авариядә җиде кеше үлә, шул исәптән ике бала. Шушы юл-транспорт һәлакәтеннән соң Чечняда спиртлы эчемлекләр сатучы барлык сәүдә урыннары ябылган. Республикада спиртлы эчемлекләр белән сәүдә итүче 20ләп кибет булган. Хәзер республикада алкоголь...

"Кавказ" федераль трассасында юл-транспорт һәлакәтендә "Ford" машинасы рулендәге исерек кеше каршы як полосага чыгып "Lada Priora"га берелә. Нәтиҗәдә, авариядә җиде кеше үлә, шул исәптән ике бала. Шушы юл-транспорт һәлакәтеннән соң Чечняда спиртлы эчемлекләр сатучы барлык сәүдә урыннары ябылган. Республикада спиртлы эчемлекләр белән сәүдә итүче 20ләп кибет булган. Хәзер республикада алкоголь сатучы бер кибет тә калмаган. Рамзан Кадыров кеше исерек килеш яки наркотик кулланып руль артына утыра икән, моның өчен каты җәзага тартылырга тиеш дигән.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: