Шəhри Чаллы
  • Рус Тат
  • Чехов геройлары татарча сөйләшә

    Чаллы дәүләт татар драма театры яңа сезонын ачарга әзерләнә. Коллектив аны 2 октябрьдә Антон Чеховның "Дядя Ваня" пьесасы буенча куелган "Яшәргә, яшәргә, ничек тә яшәргә!" дигән драмасы белән башлап җибәрә. Театрның директоры, Россиянең атказанган мәдәният хезмәткәре Рашат Фәйзерахманов әйтүенчә, яңа спектакль чыгару өчен күп нәрсә театр тарихында беренче мәртәбә эшләнә....

    Чаллы дәүләт татар драма театры яңа сезонын ачарга әзерләнә. Коллектив аны 2 октябрьдә Антон Чеховның "Дядя Ваня" пьесасы буенча куелган "Яшәргә, яшәргә, ничек тә яшәргә!" дигән драмасы белән башлап җибәрә.

    Театрның директоры, Россиянең атказанган мәдәният хезмәткәре Рашат Фәйзерахманов әйтүенчә, яңа спектакль чыгару өчен күп нәрсә театр тарихында беренче мәртәбә эшләнә. "Шунысын ассызыклап үтү мөһим: театр беренче мәртәбә спектакльне Татарстан хөкүмәте биргән грант хисабына чыгара, - диде ул. - 2014 ел нәтиҗәләре буенча безнең театр республиканың иң яхшы мәдәният учреждениеләре исәбенә кереп, 500 мең сум акчалата премия белән бүләкләнгән иде. Моңа кадәр без берничә тапкыр ТР театр әһелләре грантын откан идек, аны финанслау Татарстан лидеры Рөстәм Нургали улы Миңнеханов ярдәме белән оештырыла. Хәзер хөкүмәт гранты өчен ярышта да уңышка ирештек".

    Баш режиссер Фаил Ибраһимов иҗатында беренче мәртәбә Чехов драматургиясенә мөрәҗәгать итте. Моңа кадәр театрда эшләгән башка режиссерлар бу рус классигына алынырга җөрьәт итмәгән иде. Шулай да, Чаллы сәхнәсендә әледән-әле классик пьесалар куелып торды. Алар арасында Николай Гогольнең - "Өйләнү", Жан-Батист Мольерның - "Саран", Мирхәйдәр Фәйзинең - "Галиябану" һәм башкалар бар. Яңа спектакльгә музыканы Юрий Чаплин язды, рәссамы - Булат Ибраһимов.

    Чаллы театры сәхнәсендә беренче мәртәбә, үзебезнең артистлар белән бергә, читтән чакырылганнар да уйный. Татарстанның халык артисты Фоат Зарипов - дядя Ваня, ә Зөбәрҗәт Халикова Елена Андреевна ролен башкара. Алар тамашачы хозурына инде ничәнче мәртәбә башкаладан ерак урнашкан аулак алпавыт утарында профессор Серебряков, аның яңа хатыны Елена Андреевна, беренче никахыннан туган кызы Соня һәм дядя Ваня (профессорның вафат булган хатынының энесе) катнашындагы вакыйгаларны тәкъдим итә. Ә табиб Астров аларның тормышларын астын өскә китерә. Серебряковның утарны сатарга җыенуы турындагы хәбәр умарта эчендә ботак болгаудан да ким булмый, хәтта йомшак холыклы дядя Ваня да баш күтәрә, бунтка бара.

    Бу классик пьеса нигезендә бик күп театрларда төрледән-төрле спектакльләр куелды һәм һәр режиссер үз юлын табарга тырышты. Менә хәзер әсәрнең татарча варианты да барлыкка килде. Ул тамашачыларны таныш геройларның язмышы турында яңа уйлануларга этәрер, кешенең бәхеткә омтылуы кебек мәңгелек темага яңача караш белән таныштырыр диләр, артистлар.

    Зөлфия ГАЛИМ

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: