Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Черки якын килмәсен дисәгез

Озакка сузылган салкын яңгырлардан соң, ниһаять, көннәр утырып китәр сыман. Әмма җылы җәйнең ямен черкиләр дә бозучан. Кичке якты бакчада эшләүчеләргә аеруча кыен. Капка төбендә кич утырып керим дисәң кәефне шулар боза. Кул астында черкигә каршы спрей-мазар булса ярый ла. Булмаса нишләргә? 1. Ванильле крем. Моның өчен балалар кремына бер...

Озакка сузылган салкын яңгырлардан соң, ниһаять, көннәр утырып китәр сыман. Әмма җылы җәйнең ямен черкиләр дә бозучан. Кичке якты бакчада эшләүчеләргә аеруча кыен. Капка төбендә кич утырып керим дисәң кәефне шулар боза. Кул астында черкигә каршы спрей-мазар булса ярый ла. Булмаса нишләргә? 1. Ванильле крем. Моның өчен балалар кремына бер кап ванилин кушып бутарга кирәк. Урамга чыкканда әзер кремны сөртсәң, күңелең тыныч булыр. Ванильле катнашманың да файдасы тими калмас. Аны бер литр салкын суга бер кап ванилин салып ясыйлар. Бу катнашманы пульверизатор ярдәмендә киемгә сиптерәсе генә кала. 2. Канәфер суы. Биш грамм коры канәфер чәчәген бер стакан кайнар суга салып ут өстенә куегыз. Суы кайнап чыккач, аны тагын 10-15 минут тотарга кирәк. Суынгач, әлеге катнашманы одеколонга кушып, урамга чыгар алдыннан сибенсәгез, черкиләр читләтеп үтәр. 3. Эфир майлары. Чәй агачы, әнис, яран гөл (герань), ала миләүшә (лаванда) һәм эвкалипт мае да черкинең төп дошманнарыннан санала. Шуңа күрә балалар кремына кушып, тәнегезгә сөртсәгез дә файдасы булыр. 4. Учак исе дә бөҗәкләрне куркыта. Анда алда санап үтелгән майларны да кушсагыз, нәтиҗәсе икеләтә сөендерер. Учакка артыш ботагы ташласагыз да була. 5. Балык мае дигәнгә үк күпләр борын җыерган була. Ни гаҗәп, черкиләр белән дә шул ук хәл икән. Шуңа күрә урамга, яисә табигатькә чыкканда тәнгә балык мае сөртү дә файдалы. 6. Әрем. Черкигә каршы көрәштә бу үсемлек белән дә "дуслашырга" туры киләчәк. Бер уч әрем тамырын ваклап турап, бер литр суга салып кайнатыгыз. 30 минут төнәткәннән соң суынган кайнатманы тәнгә сөртергә киңәш ителә. 7. Сары киемнән урамга чыксагыз да черкиләр һөҗүменнән котыла алачаксыз. ///kiziltan.ru///

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X