Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

«Черная пятница» акцияләрендә сатып алучылар зыян күргән

Дөнья буйлап узган «Кара җомга» ташламалар акциясе кайбер Казан кибетләрендә дә уза. Чистай урамында урнашкан яшьләр киеме кибете алдан ук 70 процентка кадәр ташламалар вәгъдә иткән иде. Нәтиҗәдә пәнҗешәмбе кичтән кибет ишекләре янында дистәләгән кеше тупланды,

ә иртәнгә чиратта 100дән артык кеше басып тора иде, дип язды шаһитлар социаль челтәрләрдә.

Кыйммәтле спорт аяк-киемнәре, дизайнер киемнәре саткан кибеткә чираттагы кешеләрне төркем-төркемләп керткәннәр. Чират акрын хәрәкәт иткәнгә күрә тышта ыгы-зыгы барлыкка килгән, сакчы баскычта тупланган халыкны эткәч, берничә кеше җиргә егылып төшкән һәм тән җәрәхәтләре алган. Кибет аларга бүләкләр вәгъдә иткән.

Шаһитлар интернетта язганча, яшьләрдән торган чират барлыкка килгән этеш-төртешкә үзе дә сәбәпче булган. Мәсәлән, кайберәүләр бер-берсенә газ балоннарыннан сиптергәннәр. Берничә кеше чиратта хәтта тәүлек буе уздырган һәм төн кунган. Кибеткә килгәннәрнең күбесе ташлама акциясен оештыру дәрәҗәсенең түбән булуын белдерә. Җитәкчелек исә үзе дә мондый резонанс көтмәвен яза.

http://www.azatliq.org

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев