Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чи ризык кына ашаучылар: «Кышын туңсак та авырмыйбыз, җәен, тирләсәк тә, әфлисун, киви исе генә аңкып тора»

Ашау өчен киткән акчаны санамаска! Чи ризыклар белән туклануга күчкән Казанда яшәүче ирле-хатынлы Ефимовлар бер-берсе белән шулай дип килешкән. Сәламәт ризык ашаганда гына сәламәт булырга мөмкин. Туклану рәвешен баштанаяк үзгәрткән гаилә шуннан башканы белми.

Болай яшәү авырмы?

Чи яшелчә, җиләк-җимешләр белән туклануга күчү өчен, ниндидер бер җитди сәбәп кирәк. Болай гына берәү дә тамакны  тыеп яшәргә риза булмаячак. Әйтик, авыру. Көннәрдән бер көнне яшәвемнең мәгънәсе калмады. Таркау склероз дигән авыру мине аяктан екты. Йә инвалид арбасы, йә туклануны үзгәртү. Башка чарам калмаган иде. Мин икенчесен сайларга мәҗбүр булдым,  – ди моннан биш ел элек «сыроед»ка әйләнгән 51 яшьлек Гүзәл. – Җәй көне генә 3-4 тапкыр ангина белән авырсам, хәзер бу чир  бөтенләй качты. Температура да күтәрелеп интектерми.  Кыш көне туңсак та, авырмыйбыз. «Сыроед»лар авырмый. Тирләсәләр дә, сасы тир исе килми. Бары әфлисун, киви  исе генә аңкып тора.

Башта бер ел буе үзен яңа режимга әзерләгән ул: диета тоткан, организмын  шлаклардан арындырган. Интернеттан мәгълүматлар табып, шуннан файдаланган. Бер елдан инде кыздырган, пешкән, тозлаган һәм башка  төр ризыклардан башка яшәргә әзер булган. Бу урында ул «сыроед»ларның бары чи ризыклар белән  генә туклануын искәртә.

Соңгы 13 елда даруларсыз яши алмаган, гомумән, 32 ел буе хастаханә юлларын таптаган Гүзәл бүген үзен яхшы хис итә. Дөрес, аның авыруы юкка чыкмаган, әмма баш авыртулары кимегән, дөньяга карашы үзгәргән. Ул бүген табиблар янына йөрми. Дару эчеп, кирәкмәгән ризык ашап, бөтен организмы шлакланган булган. Һәрхәлдә, үзе шулай ди.  Хатынындагы уңай үзгәреш­ләрне күреп, ире Андрей да кушылган. Итне кыш көне генә ашаган гаиләгә аннан баш тарту авыр булмаган. Хәзер алар икесе дә: «Нигә без элегрәк  болай туклану турында белмәгәнбез икән?» – дип гаҗәпләнә.

Беренче вакытта аларның болай яшәвенә күпләр сәерсенеп караган. Бу биг­рәк тә кунакка баргач, кешеләр белән аралашканда  сизелгән. Ике якның да – үз карашы. Яңача яшәүчеләр өчен ит тә, сөт тә, йомыркасы һәм башкасы да зыянлы кебек тоелса, башкалар алай дип уйламый. Кырын, аптыраулы карашларга хәзер алар бөтенләй игътибар итми. Һәркемнең – үз яшәү фәлсәфәсе, тормышын сүтеп корырга хакы бар.

Ефимовлар беренче вакытта яшелчә, җиләк-җимешне комбайн кебек «урган». Тартмасы-тартмасы белән сатып алганнар. Элек көнгә 5-6 киви ашасалар, хәзер 1-2 дә җитә. Һәр җиләк-җимешкә, яшелчәгә кагыла бу. Башта күбрәк салатларга, сок­ларга  өстенлек биргәннәр. Хәзер  ашыйсы килү теләген карлыган, җиләк һәм башкасын кабып куеп та җиңәргә өйрәнгәннәр.  Даими рәвештә  төрле соклар эчеп торырга да риза алар. Иң мөһиме – натураль продукт булсын. Төрле үләннәр җыялар. Әйтик, тузганакны болай гына ашыйлар, салат, смузи ясаганда файдаланалар. Майның зәйтүн, көнҗет, җитеннекен генә кулланалар. «Авылга кайтсам  яки берәрсенә кунакка барсам, беренче булып бакчага йөгерәм. Анда үземдә булмаган үләннәрне җыям»,  – ди хуҗабикә.

– Болай  тукланып, гемоглобиныгыз төшеп бетмиме соң? – дип сорыйм.

– Элек  көн саен 1 стакан чөгендер согы эчә идем,  аннан атнага 2-3 тапкыр. Хәзер теләгән чакта гына  эчәм. Төрле чикләвекләр ашыйм. Аларны ашар алдыннан берничә сәгать суда тотарга киңәш итәм. Юкса авыр эшкәртеләчәк. Азканлылыктан интекмим. Әгәр гемоглобин түбән икән, организмда паразитлар бар дигән сүз. Гомумән, эчәкләр шлаклану – бик куркыныч нәрсә. Мин, мәсәлән,  үләннәрдән катнашма эчәм. Аларын  киптереп,  порошок ясыйм. 1 г әрем, 1,5 г канәфер, 3 г пижма алам. Бер чәй кашыгы шушы катнашманы ике стакан  су белән эчеп куям. Курсны 21 көн буе дәвам итәргә кирәк. Елга ике мәртәбә  куллану яхшы.

Чи ризык ашау күпкә кыйммәткә төшә. Гаилә бюджетын янга калдыру өчен,  хуҗабикә кайберләрен тәрәзә төбендә үстерә,  җәй көне  кышка үләннәр  җыялар. Ярмаларны тәрәзә төбендә шыттырып, яшел үсентеләрен ашыйлар. Әйтик, карабодайдан он ясыйлар. Бәрәңге бөтенләй ашамыйлар. Татар кухнясы сәламәтлек өчен файдалы түгел дип саныйлар. Камыр, крахмал, ит…  Ефимовлар фикеренчә, ит, колбаса һәм башкасы – «үле ризык». Шуңа күрә организмны алар белән тутырырга кирәкми. Ит ашап, эчтәге кортларны тукландырыргамы? Нәрсәгә кирәк бу? Ничек тере әйберне ашап була? Сөттәге төрле авырулар кешегә күчәргә мөмкин. Сыер сөтен бозау эчәргә тиеш. Элек ашаган ризыкларга карата хәзер  фикерләре  шундыйрак. Әти-әниләрнең балаларын чипсы, төрле бутерброд, кола, газлы эчемлекләр белән тукландыруы аларның башына сыймый. Андыйлар балаларның сәламәтлеген харап итәргә юл куя. Элек урамда таралган шашлык исе кызыктырса да, өйгә кергәч, үз ризыкларын ашагач, бу теләк тиз басылган. Моның өчен аның зыянын аңларга кирәк, диләр.

Чи ризык ашагач, кухняда эш бетә дигән сүз түгел. Киресенчә, эш арта икән. Фантазия дә, вакыт та, тырышлык та кирәк. Ефимовлар иртәнге, төшке ашны төрләндереп тора. Кайчак кәнфит, торт,  туңдырма ясыйлар. Әмма бу әллә нигә бер күңелне күрү өчен генә. Баллы ризык урынына бал, корт продукцияләре, кипкән җиләк-җимешләр кулланалар. Бер ризык белән икенчесен кушмыйлар,  аларның бер-берсенә тәэсирен, химик матдәләр турында  яхшы беләләр.  Укый-укый галимгә әйләнеп беткәннәр.

Гүзәл, мондый яшәү рәвешенә күчкәч, 16 килога ябык­кан. Моңа кадәр ире бик тиз арый, күп йоклый торган булса, бу «чир»дән котылган.  Ир белән хатынның уртак кызыксынулары барлыкка килгән.  «Сыроед» булу аларга бернинди авырлык китерми, киресенчә, алар яшәүнең мәгънәсен тапканнар. Аларга шулай рәхәт.

Белгеч фикере

Әлфия Нуриева, диетолог:

– Өйне цементсыз, ком белән генә төзесәң, ул  бик тиз  җимереләчәк. Бу очракта да яшелчә, җиләк-җимеш ашап кына ерак китеп булмый. Табигать безне барлык төр ризыкларны куллана алырдай итеп яраткан. Организмга аксым җитмәсә, баш авырта, уйлау сәләте кими, психик авырулар башланырга мөмкин. Ул организмны төзүче материал булып санала. Аксым ул – майда, иттә, ә үләннәрдә бик аз. Тиешенчә тукланмаганда, азканлылык һәм башка авырулар килеп чыгу куркынычы бар. 40 – 50 яшьтәгеләр аны өлешчә диета кебек кулланып карый ала. Тик артык мавыкмаска киңәш итәм. Балаларга, өлкән яшьтәгеләргә  моның белән мавы­гыр­га ярамый.
Әти-әниләренә ияреп,  диета тотучы шактый балаларны беләм. Янәсе,  яшелчә, җиләк-җимеш кенә ашагач, чәч матурая, тән тиресе яхшыра, диләр. Әгәр өлкәннәр һәм балалар  «сыроед»ка әйләнә икән,  алар тиз сүнәчәк.

Сәрия Мифтахова

Чыганак:Ватаным Татарстан

  

!  Редакция, аяныч нәтиҗәсе булмасын өчен, табиб белән киңәшләшергә кирәклеген 

искәртә. Язма мондый тормыш рәвешен пропагандалау максатыннан әзерләнмәде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев