Чикле мөмкинлекләр иҗатка комачауламый
Иҗат - балаларга кечкенә вакытта ук, үзләренең иҗади мөмкинлекләрен ачу мохиты ул. "Кояшкай" социаль тернәкләндерү үзәгенә йөрүче балалар берничә сәгатькә иҗат дөньясына "чумдылар". Алар янына беренче сәнгать мәктәбе укытучысы Надежда Кириллова килгән иде.
Ул тернәкләндерү үзәгендәге балаларга прәннекләрнең тарихын сөйләде, төрле иллюстрацияләр күрсәтте. Аннары балаларга глазурь тутырлган конус-пакетлар бирелде. Малайлар һәм кызлар өлкәннәр ярдәме белән яңа ел прәнекләрен бизәделәр. Сәнгать мәктәбе укытучылары фикеренчә, иҗат та авыруларны дәвалый. Ул иҗади яктан үсеш мөмкинлеге бирә. Сәламәт балалар белән аралашу да авыру балаларга шифа гына. Бу исә аларга үзләренең чирле икәнлекләрен онытып торырга да ярдәм итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев