Шəhри Чаллы
  • Рус Тат
  • Чиләбедә – “Татар кызы”

    Чиләбе шәһәрендә быел дүртенче мәртәбә «Татар кызы» бәйгесе үткәрелде. Аның финалы 11 сентябрьдә «Трактор» боз аренасында булды. Оештыручылар сүзләренчә, «Татар кызы» проектлары чибәрлек конкурсы гына түгел, ә татар халкының милли йолаларын, кабатланмас гореф-гадәтләрен, татар мәдәниятенең байлыгын, туган телнең матурлыгын күрсәтергә мөмкинлек бирүче, кызларның асыл сыйфатларын ачучы зур бер чара, рухи...

    Чиләбе шәһәрендә быел дүртенче мәртәбә «Татар кызы» бәйгесе үткәрелде. Аның финалы 11 сентябрьдә «Трактор» боз аренасында булды. Оештыручылар сүзләренчә, «Татар кызы» проектлары чибәрлек конкурсы гына түгел, ә татар халкының милли йолаларын, кабатланмас гореф-гадәтләрен, татар мәдәниятенең байлыгын, туган телнең матурлыгын күрсәтергә мөмкинлек бирүче, кызларның асыл сыйфатларын ачучы зур бер чара, рухи матурлык бәйгесе.

    Урал төбәгендә соңгы дүрт елда киң күләмдә үткәрелә торган әлеге бәйгеләр татар халкының мәдәни үзәкләренең берсе Чиләбе татарларының да, бөтен Көньяк Уралда яшәүче халкыбызның да тормышында күренекле вакыйга булып тора.

    «Татар кызы-2014» бәйгесендә 30 гүзәл зат 5 ай дәвамында чибәрлектә, уңганлыкта, тапкырлыкта, җитезлектә көч сынашты. Кызлар туган якларын өйрәнделәр, Чиләбе өлкәсенең Кунашак районы Сабан туенда, өлкәнең матур табигать урыннарында булдылар, кул тегермәнендә он тарттырып та карадылар, кияү пилмәне пешерделәр, хәтта зәркән әйберләр - беләзекләр эшләделәр, спорт ярышларында үзләрен күрсәттеләр - гер күтәрделәр, көрәштеләр, тагы да бихисап сынаулар үттеләр.

    Бар сынауларны иң уңышлы үткән 12 кыз финалга чыкты. Алар арасыннан бер җиңүче сайлап алынды. Ул - Башкортстанның Юкәлекүл авылында туып-үскән, хәзер Чиләбе өлкәсенең Миасс шәһәрендә яшәүче 26 яшьлек Зәлия Әхтәмова. Зәлия Башкорт дәүләт университетының журналистика бүлеген тәмамлаган, бүгенге көндә реклама буенча менеджер булып эшли. Кыз күп укый, аеруча татар авторлары китапларына өстенлек бирә.

    Татар теле дигәннән, «Татар кызы» бәйгесенең йомгаклау чарасында туган телебезне ишетергә туры килмәде диярлек. Алып баручы егетләр дә сүз осталыкларын урысча гына күрсәттеләр, бердәнбер саф татарча сөйләүче Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитетының бүлек башлыгы, татар эшмәкәрләренә булышу ассоциациясенең башкарма мөдире Фәрит Уразаев булды. 8 меңгә якын тамашачы аны тын алмыйча тыңлады, гөрләтеп кул чапты.

    Татар телен генә түгел, татар җырын да «граммлап» кына ишеттерделәр бәйгедә. Эльмира Кәлимуллина да, Альберт Җәлилов та туган телләрендә берәр генә җыр башкардылар. «Татар кызы» бәйгесенең финалын тамаша кылган Омскиның «Умырзая» ансамбле җитәкчесе, 22 яшьлек Юлия Атимганованың гаҗәпләнүенең чиге булмады: «Нинди татар кызы бәйгесе инде бу, нинди татар чарасы, бөтен мәгънәсе югала түгелме урысчалатып, алып баручылар яртылаш булса да ник татарча сөйләмәделәр?» дип, аптыравын белдерде.

    Аның каравы, чарага чакырылган «Буран әбиләре» татарча да җырладылар. Алман иленнән килгән оста баянчы, «Ника» бүләге иясе Айдар Гайнуллин да татар халык көйләренә тезмә башкарды. Татарстанның атказанган артистлары Артур Минһаҗев һәм Марат Галимов татар җырлары белән күңелне җылыттылар, «Татарстан» дәүләт җыр-бию ансамбле чыгышы чараны бизәде.

    «Татар кызы» бәйгесе финалы күмәкләп «Туган тел»не башкару белән тәмамланды. Шунысы белән бераз өмет уянды - бәлки татар теле кайтыр киң күләмдә халык өчен оештырыла торган чараларга. Ул вакытта бәйгенең максатларының берсе булган телне саклау нияте, бәлки, гамәлгә дә ашар иде.

    Розалия Сайганова.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: