Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чиста биттән башлау кирәк

“Без яраткан шәһәребездә чиста һава булуын, Чулманыбызның үтә күренмәле суын, баш очыбыздагы якты кояшны яратабыз”, – болар бар да безнең кулларда.

Чис­та бит. Чис­та та­рих. Чис­та шә­һәр. Чис­та ил” - Әле­ге юл­лар “Чис­та бит” эко­ло­гик хә­рә­кә­те­нең Вкон­так­те чел­тә­рен­дә­ге сә­хи­фә­сен­нән алын­ды.
Әң­гә­мә­дә­ше­без хә­рә­кәт­нең ко­ор­ди­на­то­ры Рә­зи­лә Сә­ха­би­е­ва.

Рә­зи­лә, сез бу хә­рә­кәт­кә ни­чек кил­де­гез?Үзе­гез бе­лән та­ныш­ты­рып ки­те­гез­че.

Мин үзем шә­һәр­дә рек­ла­ма бел­ге­че бу­ла­рак бил­ге­ле, бу өл­кә­дә 18 ел эш­лим. Төс фор­му­ла­сы (Фор­му­ла цве­та) рек­ла­ма-җи­теш­те­рү ком­па­ни­я­се­нең оеш­ты­ру­чы­ла­ры­ның бер­се бу­лып то­рам. Рек­ла­ма-су­ве­нир ин­дус­т­ри­я­се мил­ли ас­со­ци­а­ци­я­се бе­лем би­рү ко­ми­те­ты (НАР­СИ) әгъ­за­сы да бу­ла­рак, Рос­сия рек­ла­ма­чы­ла­рын чит ил тәҗ­ри­бә­се бе­лән дә та­ныш­ты­ра­быз. Рес­пуб­ли­ка­дан чит­тә дә үз өл­кәм­дә бил­ге­ле ке­ше­мен.

Уз­ган ел НАР­СИ ли­ни­я­се бу­ен­ча Рим­да ко­ман­ди­ров­ка­да бу­лыр­га ту­ры кил­де. Эш­тән бу­ша­гач, 3 көн­гә Ита­ли­я­дә ка­лып, га­ди фа­тир­да яшәп тор­дым. Би­ре­дә мин кал­дык­лар­ның 5 фрак­ци­я­гә бү­ле­нү­ен һәм алар­ны фа­тир­да ае­рым җы­ю­ның нәр­сә икән­ле­ген шәх­сән бе­леп кайт­тым.

Баш­ка­лар­га фай­да­лы бу­лу те­лә­гем ту­ды һәм үз шә­һә­рем­нән кү­чеп ки­тү те­лә­ген­нән ки­ре кайт­тым. Ин­тер­нет­тан тау ка­дәр мәгъ­лү­мат өй­рән­дем, кы­зык­лы фе­де­раль про­ект­лар тап­тым һәм үзем­нең бу эш­не бул­ды­ра ала­ча­гым­ны аң­ла­дым. Әле­гә экоп­ро­ект­лар­ны шә­һә­ре­без­дә баш­лап җи­бәр­дек, ал­га та­ба, эше­без уңыш­лы чык­са, рес­пуб­ли­ка кү­лә­мен­дә җә­ел­де­рер­гә исәп­ли­без.

Кал­дык­лар­ны ае­рым җыю ки­рәк­ле­ге­нә ина­ну өчен эко­ло­гик вәз­гы­ять­не бе­лү ки­рәк. Плас­тик та­би­гый шарт­лар­да 400 ел­га якын тар­ка­ла. Ме­талл тө­ре­нә ка­рап 100 ел­га якын (мә­сә­лән фоль­га 100 ел­дан ар­тык). Чүп­лек­ләр көн­нән-көн зур­рак мәй­дан­нар­ны би­ли. Ба­ла­ла­ры­быз һәм ба­ла­ла­ры­быз­ның ба­ла­ла­ры­на нәр­сә ка­лыр соң? Плас­тик тау­лар бе­лән плас­тик ел­га­лар­мы? Мон­да бер ге­нә юлкал­дык­лар­ны ае­рым җы­яр­га һәм яңа­дан эш­кәр­тер­гә ки­рәк.

Чал­лы­да кал­дык­лар­ны ае­рым җыю өчен ки­рәк­ле шарт­лар бар­мы соң?

Чал­лы­да кал­дык­лар­ны ае­рым җыю бу­ен­ча ин­фрас­т­рук­ту­ра үсеп ки­лә. Бү­ген­ге көн­дә ма­ку­ла­ту­ра, плас­тик, по­ли­э­ти­лен, эчем­лек­ләр­дән бу­ша­ган ме­талл һәм алю­ми­ний бан­ка­лар, ПЭТ-ше­шә­ләр, лам­поч­ка­лар, ба­та­рей­ка­лар, хәт­та гра­дус­ник­лар­ны да тап­шы­рыр­га бу­ла. Икен­чел чи­мал­ны мах­сус кон­тей­нер­лар­га да, ае­рым пун­ктлар­га да ил­тер­гә мөм­кин (аз бул­са да ак­ча­сы бу­ла). Без­нең мәгъ­лү­мат­лар бу­ен­ча, 100 гә якын кон­тей­нер һәм икен­чел чи­мал­ны тап­шы­ру­ның 130 га якын ва­ри­ан­ты бар. Без­нең “Чис­та бит” хә­рә­кә­те тер­ри­то­ри­аль җә­мә­гать үзи­да­рә­лә­ре бе­лән бер­лек­тә плас­тик ше­шә­ләр өчен кыз­гылт төс­тә­ге чел­тәр­ле кон­тей­нер­лар куя. Бе­рен­че про­ек­ты­быз ЭКОД­ВОР (Эко­ло­гик ише­гал­ды) бул­ды. 46 нчы ком­п­лек­ста Ише­гал­ды бәй­рә­ме үт­кәр­дек һәм “Про­мИн­дус­т­рия” ком­па­ни­я­се яр­дә­ме бе­лән плас­тик ше­шә­ләр һәм алю­ми­ний бан­ка­лар өчен бе­рен­че кон­тей­нер­лар ур­наш­ты­рыл­ды. “Про­мИн­дус­т­рия” ком­па­ни­я­се бе­лән ты­гыз хез­мәт­тәш­лек итә­без.

Бу икен­чел чи­мал­ны ка­бат эш­кәр­тү ни­чек баш­ка­ры­лу­ын аң­ла­тып ки­те­гез­че.

Кон­тей­нер­лар­ны гра­фик бу­ен­ча мах­сус ма­ши­на зур “биг-бег” кап­чык­ла­рын­да ба­за­га ил­тә. Бар­лык икен­чел чи­мал төр­ләр бу­ен­ча ту­ты­ры­ла: бер зур кап­чык­каба­ры тик плас­тик кы­на, икен­че­се­нә алю­мин бе­лән ме­талл, ягъ­ни бар да тәр­тип бе­лән баш­ка­ры­ла. Бо­лай эш­лә­гән­дә, пред­при­я­ти­е­нең сорт­лар­га ае­ру­чы­ла­ры­ның эше күп­кә җи­ңе­ләя. Ба­за­да һәр төр кал­дык­ны янә тик­ше­рә­ләр. Ке­ше­ләр кай­ва­кыт кон­тей­нер тарт­ма­ла­рын бу­тар­га, яки эш­кәр­тел­ми тор­ган кал­дык­лар­ны сал­ган бу­лыр­га мөм­кин. Бу этап­та плас­тик­ны төр­ләр­гә ае­ра­лар.

По­лип­ро­пи­лен кал­дык­лар (яр­ма, ма­ка­рон па­кет­ла­ры), по­лис­ти­рол (торт са­выт­ла­ры) вак­ла­на һәм алар­дан тө­зе­леш өчен ки­рәк­ле чи­мал җи­теш­те­ре­лә. Юга­ры ба­сым­лы по­ли­э­ти­лен (плен­ка, төр­ле па­кет­лар), стрейч-плен­ка­ны эре­теп гра­ну­ла­лар ясый­лар. Бу чи­мал­дан ху­җа­лык­ка ки­рәк­ле кө­рәк­ләр, ма­ши­на­лар­га плас­тик зап­часть­ләр, боз­да шу­ар­га ча­на­лар һәм та­гын әл­лә ни­ка­дәр фай­да­лы әй­бер­ләр эш­лә­не­лә.

ПЭТ-ше­шә­ләр баш­та төс­лә­ре бу­ен­ча төр­ләр­гә ае­ры­ла, эти­кет­ка­ла­ры һәм кап­кач­ла­ры сал­ды­ры­ла. Шун­нан соң эш­кәр­тел­гән чи­мал­дан флис ки­ем­нәр, плед­лар, үсен­те­ләр өчен са­выт­лар, сум­ка­лар ке­бек ки­рәк­ле әй­бер­ләр яса­ла. Ма­ку­ла­ту­ра да баш­та төр­ләр­гә ае­ры­ла, ан­на­ры ты­гыз­лан­ды­рып пресс­лан­ган кө­ен­чә Чал­лы­ның Ка­тыр­гы-кә­газь ком­би­на­ты­на җи­бә­ре­лә. Якын­ча 1 кг га­зе­та­дан 10 ру­лон ту­а­лет кә­га­зе чы­га.

Кур­кы­ныч кал­дык­лар эш­кәр­те­лә­ме, әл­лә юк ите­лә­ме?

Әйе, лам­поч­ка, ба­та­рей­ка­лар ке­бек кал­дык­лар­ның кур­кы­ныч төр­лә­ре дә яңа­дан эш­кәр­те­лә. Әгәр мон­дый кал­дык­лар чүп­лек­кә элә­гә икән, ток­син мат­дә­ләр чы­га­рып, әй­лә­нә-ти­рә­не агу­лап ята­чак. Күз ал­ды­на ки­те­ре­гез, бер бар­мак зур­лы­гын­да­гы ба­та­рей­ка 400 литр су­ны яки 20 квад­рат метр җир­не за­рар­лар­га мөм­кин. Ә бу мәй­дан­да ике агач, бе­рәр пар әр­лән, бер кер­пе һәм бер­ни­чә мең яң­гыр су­ал­ча­ны бу­лыр­га мөм­кин. Өс­тә­ве­нә, та­би­гый шарт­лар­да ул 100 ел­га якын тар­ка­лып ята­чак. Бу әле бер кеч­ке­нә ба­та­рей­ка­ның гы­на зы­я­ны! Нәкъ ме­нә шу­ңа кү­рә ан­дый төр кал­дык­лар­ны чүп чи­лә­ге­нә са­лып, шә­һәр чүп­ле­ге­нә ыр­гыт­мау мө­һим. Сә­ла­мәт­лек­кә һәм та­би­гать­кә ае­ру­ча зур зы­ян са­лу­чы кал­дык­лар өчен мах­сус кон­тей­нер­лар ку­ел­ган. Бер­се “Ме­гас­т­рой” ги­пер­мар­ке­ты янын­да­гы ма­ши­на­лар кую уры­нын­да, та­гын өче­се Яңа шә­һәр­дә “Эс­сен” ки­бет­лә­ре кар­шын­да ур­наш­ты­рыл­ган, ЗЯБ та һәм ГЭС­та да бар. Шу­лай ук шә­һәр­дә ун­дүрт ка­бул итү пунк­ты бар, шу­лар­ның дүр­те­се тә­ү­лек бу­ен­ча эш­ли.

Якын-ти­рә­дә шун­дый кон­тей­нер­лар бул­ма­са, ниш­ләр­гә? Без­нең йорт ти­рә­сен­дә го­му­ми чүп­лек са­выт­ла­ры гы­на то­ра һәм чүп­не бер па­кет­ка са­лып таш­ла­ган са­ен мин үзем­не уңай­сыз хис итәм.

Икен­чел чи­мал­ны ка­бул итү пун­ктла­ры­ның ту­лы исем­ле­ген recyclemap.ru/nchelny ин­те­рак­тив кар­та­сын­нан ка­рап бе­леп бу­ла. Бу сайт­ка кер­сә­гез, сез шә­һәр­дә­ге бар­лык кон­тей­нер­лар­ны һәм ка­бул итү пун­ктла­рын кү­рә ала­сыз. Үз ад­ре­сы­гыз­ны язып, якын ти­рә­дә­ге нок­та­лар­ны ачык­лый ала­сыз. Җир­ле үзи­да­рә­ләр аша үз ише­гал­ды­гыз­да кон­тей­нер ур­наш­ты­ру өчен га­ри­за язар­га да мөм­кин. Шу­лай ук без­нең Вкон­так­те https://vk.com/chistabulsyn төр­ке­мен­дә тәкъ­ди­ме­гез­не яза ала­сыз, без яр­дәм итәр­гә ты­ры­ша­чак­быз.

Ин­фрас­т­рук­ту­ра бу­лу – әй­бәт, лә­кин эко­ло­гик куль­ту­ра тү­бән бул­ган­да, алар­га их­ты­яҗ зур бу­лыр­мы?

Әл­бәт­тә. Ке­ше­ләр­гә кал­дык­лар­ны ае­рым җы­ю­ның ни өчен ки­рәк­ле­ген аң­ла­ту эш­лә­ре дә мө­һим. Шун­лык­тан без Вкон­так­те төр­ке­ме­без­дә һәм Instagram @chistabulsyn со­ци­аль чел­тә­рен­дә­ге сә­хи­фә­без­дә га­ди итеп эко­ло­гик аң­ла­ту эш­лә­ре алып ба­ра­быз.

То­ра-ба­ра оч­ра­шып сөй­лә­шү, кал­дык­лар­ны ае­рым җыю тәҗ­ри­бә­се бе­лән ур­так­ла­шу их­ты­я­җы бар­лык­ка кил­де. Без­нең хә­рә­кәт­тә күп төр­ле кы­зык­сы­ну­ла­ры бул­ган ис­кит­кеч ке­ше­ләр кат­на­ша. Алар­ның һәр­бер­се­нең ак­тив граж­дан­лык по­зи­ци­я­се бар.Без - МЕТ­РО мә­дә­ни-бе­лем би­рү плат­фор­ма­сы ре­зи­дент­ла­ры, ай­га ике тап­кыр шул мәй­дан­чык­та эко-оч­ра­шу­лар үт­кә­рә­без. Бе­рен­че оч­ра­шу ара­ла­шу фор­ма­тын­да, икен­че­сен­дә –  лек­то­рий.

Эко­лек­то­рий – ул эко­ло­гия ту­рын­да­гы мәгъ­ри­фәт­че­лек про­ек­ты­быз. Әзер­лек ба­ры­шын­да без бу өл­кә­дә­ге экс­перт­лар бе­лән ара­ла­ша­быз: бу ту­лы, дө­рес мәгъ­лү­мат би­рү өчен ки­рәк. Лек­то­рий­лар­да без кат­лау­лы ма­те­ри­ал­ны аң­ла­еш­лы тел бе­лән җит­ке­рер­гә ты­ры­ша­быз, до­ку­мен­таль фильм­нар, хәт­та эко­ло­гик те­ма­га мульт­фильм­нар да күр­сә­тә­без. Эко­лек­то­рий­лар­га бар­лык те­лә­ү­че дә ки­лә ала, үзе­без­нең төр­кем­нәр­дә без бу хак­та анонс­лар ур­наш­ты­ра­быз. Вкон­так­те төр­ке­мен­дә без­нең яңа­лык­лар­га язы­лып, үт­кә­рел­гән ча­ра­лар ту­рын­да һәр­ва­кыт хә­бәр­дар бу­лыр­га мөм­кин.

Ки­лә­се лек­то­рий­лар­ның бер­сен­дә (ул июнь ахы­ры­на план­лаш­ты­ры­ла) өй­дә кал­дык­лар­ны бү­леп җыю бу­ен­ча тәҗ­ри­бә ур­так­ла­ша­чак­быз. Плас­тик ту­рын­да­гы лек­то­рий­ны да янә ка­бат­лар­га ки­рәк дип уй­лый­быз.

Мәк­тәп уку­чы­ла­ры, сту­дент­лар бе­лән эш­ли­сез­ме? Эко­ло­гик тәр­би­я­не мөм­кин ка­дәр ир­тә­рәк баш­лау хә­ер­ле­рәк бит.

Уку­чы­лар бе­лән бер­ни­чә эко­ло­гик дә­рес үт­кәр­дек. Ал­га та­ба фор­мат­ны үз­гәр­тү ки­рәк дип уй­лый­быз. Сту­дент­лар­ны җә­леп итү пла­ны­быз бар, мо­ңа, чын­лап та, җит­ди­рәк ка­рау ки­рәк­тер.

Рә­зи­лә, иде­аль ва­ри­ант­та плас­тик ше­шә­ләр­не юар­га ки­рәк ин­де ул. Лә­кин без­нең кү­бе­без­нең мен­та­ли­те­ты мон­дый тәр­тип­не әле­гә ка­бул итеп бе­те­рә ал­мый. Ни­гә юар­га, аны эш­кәрт­кән­дә ба­ры­бер юа­лар бит ди­ю­че­ләр бар­дыр.

Кал­дык чүп­не ае­рым җы­ю­ның бер кы­ен­лы­гы да юк. Үз ми­са­лым­да аң­ла­тып ка­рыйм әле. Мин, мә­сә­лән, кон­тей­нер­га си­рәк йө­рим. Һәр төр чүп­не ае­рым җы­еп ба­рам да па­кет­лар­га са­лып бал­кон­га чы­га­рып ку­ям. 3-4 па­кет җы­ел­гач кы­на кон­тей­нер­га ил­тәм. Ди­мәк, мин бе­рен­че чи­рат­та үзем өчен юам бу­лып чы­га (ис кил­мә­сен өчен). Ан­на­ры азык-тө­лек – ул бак­те­ри­я­ләр чы­га­на­гы, сөт бак­те­ри­я­лә­ре юга­ры тем­пе­ра­ту­ра­да да үл­ми­ләр. Хәт­та әле­ге плас­тик­тан эш­лән­гән яңа әй­бер­ләр­дән дә ис ки­лүе бар. Шун­лык­тан сөт про­дукт­ла­рын­нан бу­ша­ган са­выт­лар­ны юу ки­рәк.

Чал­лы Грин­пис рей­тин­гын­да кал­дык­лар­ны ае­рым җыю бу­ен­ча ин­фрас­т­рук­ту­ра­ның җай­лы­лы­гы бу­ен­ча 89 нчы бас­кыч­та то­ра. Уз­ган ел 25 нче урын­да бул­ган. Чал­лы­лы­лар­ның ба­ры 2,5% ы гы­на мах­сус кон­тей­нер­лар­га якын яши (фев­раль мәгъ­лү­мат­ла­ры).

Рос­сия шә­һәр­лә­рен­дә кал­дык­лар­ны ае­рым җыю рей­тин­гы тө­зе­гән­дә, бу шә­һәр­ләр­дә яшә­ү­че­ләр са­ны һәм ур­наш­ты­рыл­ган кон­тей­нер­лар са­ны исәп­кә алын­ган. Бу исем­лек­тә Әл­мәт бе­рен­че өч­лек­кә ке­рә, Ка­зан 16 нчы урын­да. Санкт-Пе­тер­бург Чал­лы­дан да арт­та­рак. Без­дә мах­сус кон­тей­нер­лар әле соң­гы ел­лар­да гы­на ур­наш­ты­ры­ла баш­ла­вын һәм ин­де төнь­як баш­ка­ла­ны арт­та кал­ды­ру­ы­быз­ны исәп­кә ал­сак, бу – бө­тен­ләй үк на­чар күр­сәт­кеч тү­гел­дер. Шу­лай да бу сан­нар без­не әле­ге проб­ле­ма­ның бу­луы һәм әле ки­лә­чәк­тә эш­ли­се эш­лә­ре­без­нең күп­ле­ге ту­рын­да ис­кәр­тә.

Уңыш­лар сез­гә! Шә­һә­ре­без чис­та бул­сын дип ты­ры­шу­чы­лар са­ны арт­сын, бер­гә бу­лыйк, бер­дәм бу­лыйк!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев