Шəhри Чаллы

Чисталык өчен көрәштә карта ярдәм итәчәк

Гринписның икенчел чимал җыю пунктлар картасына Яр Чаллы шәһәре кертелде. Моны шәһәребезнең "Чүп-чар. Бүтән. Юк." экология хәрәкәтенең активисты Станислав Гусев тормышка ашырды. Әлеге карта ярдәмендә шәһәребез буенча урнашкан икенчел чимал җыю пунктлары адресын, киемнәрне, куркыныч калдыкларны кабул итүче һәм чуп-чарны аерым төркемнәргә җыю контейнерлар урынын белергә мөмкин.

Карта белән эшләү бик гади итеп көйләнгән. Гринписның "recyclemap.ru" сайтына кереп, Яр Чаллы шәһәрен күрсәткәннән соң, шәһәр буйлап урнашкан контейнерлар, икенчел чимал кабул итүче оешмаларның адресларын күреп булачак. Шунысы да әһәмиятле: һәрбер пункт астына нинди чимал кабул итү, аның эшләү графигы күрсәтелгән. Моннан тыш аларны бәяләү, адресларын ссылка рәвешендә җибәрү кебек функцияләр дә каралган.

- Әлеге проектны тормышка ашыру турында күптәннән инде уйлап йөри идек. Шәһәрдәшләребез дә вконтакте сайтындагы "Чүп-чар. Бүтән. Юк." төркеменә язып, еш кына икенчел чимал калдыкларын кабул итүче оешмаларда урнаштырылган контейнерларның адресларын сорап мөрәҗәгать итә иделәр. Активистыбыз Стас әлеге мәгълүматны туплап, картага күчерә алуын белгәч - бик сөендек, - дип сөйли Яр Чаллыдагы "Чүп-чар. Бүтән. Юк." экологик хәрәкәтенең координаторы Гүзәл Красноперова.

Станислав Гусев - программист. Аңа 27 яшь. Экологик хәрәкәттә дә ул чагыштырмача күптән түгел - ел ярымлап кына шөгыльләнә. Әмма моңа карамастан үзен табигатьне кайгыртучы, актив гражданин итеп күрсәтте.

-Интернетта икенчел чимал кабул итү буенча карталар эзли башлагач Гринписның сайтына тап булдым. Андагы координаторлар белән элемтәгә кергәч, анда шәһәребезне теркәп, Яр Чаллы буенча урнаштырылган пунктларны теркәдем. Моңа кадәр "Чүп-чар. Бүтән. Юк." экологик хәрәкәте белән бергәләп, шәһәребездәге барлык экологик оешмаларга рәсми хатлар җибәргән идек. Алар анда үзләре турында төгәл мәгълүмат бирделәр. Волонтерлар белән адреслар буенча йөреп чыгып, фотолар ясадык. Нәтиҗәдә, бер ай эчендә картада Яр Чаллыны теркәдек, - дип сөйләде егет.

Бүгенге көндә картада 59 экологик пункт урын алган. Шуларның 20 - макулатура, пластик, металл өчен контейнерлар; 14 - пластик шешәләр өчен контейнерлар; 18 - икенчел чимал җыю пунктлары (18 макулатура, пластик, алюминь банкалар, 6 - пыяла кабул итү, 11 - люминесцентлы лампаларны кабул итүче урыннар). Эссен һәм Мегастрой сәүдә үзәкләре янында лампочка, батарейкалар һәм градусниклар өчен 3 кызгылт сары төстәге контейнер урнаштырылган. Шәһәребезнең уку йортлары вахталарында да батарейкаларны кабул итүче контейнерлар бар. Яшьлек проспектындагы Эссен кибете янында мохтаҗлар өчен киемнәрне кабул итүче контейнер тора.

Киләчәктә ТСЖларда һәрбер пункт турында мәгълүмат таратып чыгу да каралган. Моннан тыш халкыбызга да чүпләрне аерым төркемнәргә аерып җыюны аңлатып, һәрбер фатирда махсус шундый контейнерларны урнаштыру да планда бар.

Искәртеп китәбез: "Чүп-чар. Бүтән. Юк." экологик хәрәкәте Яр Чаллыда 2010 елдан бирле эшләп килә. Анда балалар бакчалары, югары һәм гомуми урта белем бирү мәктәпләрендә укучы, шәһәребез оешмаларында эшләүче 50 дән артык экоактивист катнаша. Моннан тыш хәрәкәт шәһәребезнең "Проминдустрия" ҖЧҖ, "Поволжская экологическая компания" ҖЧҖ, "Эколаб" (ИП Уросов) ҖЧҖ оешмалары белән дә актив хезмәттәшлек итә. Экологик хәрәкәт тарафыннан даими төстә күпсанлы бәйгеләр, чаралар үткәрелә. "Чүп-чар. Бүтән. Юк." экологик хәрәкәте "Орион" яшьләр үзәгендә эшләп килә.

Альбина ЗАРИПОВА

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: