Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чисталык үзебез өчен

Шәһәрдәге каты чүп калдыкларын кая илтәләр? Аларны сортларга бүләләрме? Чаллы һәм Тукай районында яшәүчеләрне күптәннән әлеге сораулар борчый. Халык җитәкчеләрдән аларга ачыклык кертүне таләп итә. Моны күздә тотып, шәһәр советының регламент һәм хокук тәртибе буенча комиссия депутатлары "Идел буе экология компаниясе" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять полигонында булып кайттылар. Оешма вәкиле Рудел...

Шәһәрдәге каты чүп калдыкларын кая илтәләр? Аларны сортларга бүләләрме? Чаллы һәм Тукай районында яшәүчеләрне күптәннән әлеге сораулар борчый. Халык җитәкчеләрдән аларга ачыклык кертүне таләп итә. Моны күздә тотып, шәһәр советының регламент һәм хокук тәртибе буенча комиссия депутатлары "Идел буе экология компаниясе" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять полигонында булып кайттылар.

Оешма вәкиле Рудел Сәфәров әйтүенчә, полигон 13 гектар җирне били. "КАМАЗ" акционерлык җәмгыяте белән 2027 елга кадәр аренда килешүе төзелгән. Бирегә шәһәрдән елына бер миллион куб. метр чүп китерелә, аның 700 мең куб. метры полигонга китә, 300 миллионы "Мехуборка" компаниясе тарафыннан эшкәртелә. Люминесцент лампа кебек куркыныч калдыкларны кабул итмиләр. Депутатлар килгән көнне полигонга 300 машина чүп китерелгән.

Халык ышанычлыларын каты чүп калдыкларын сортларга аеру мәсьәләсе кызыксындырды, чөнки моның өчен кешеләр акча түли. Бу эш белән биредә махсус билгеләнгән эшчеләр шөгыльләнә. Рудел Сәфәров әйтүенчә, шул рәвешле биредәге барлык чүпнең 2-3%ы икенчел эшкәртелүгә озатыла. Дөрес, хәзер кайбер йортларның ишек алларында чүпнең төрле сортлары өчен махсус контейнерлар куелды. "Электротехниклар" идарә итү компаниясе бу җәһәттән алдынгылар рәтендә. "Халык әкренләп пэт-шешәне, кәгазьне, алюмин банкаларны аерым җыярга өйрәнә. Чисталык үзебез өчен бит", - ди Яңа шәһәрнең 4нче бистәсендә яшәүче Мөршидә Каюмова.

15 октябрьдә автомобиль заводы районында да чүпне сортларга бүлү линиясе эшли башларга тиеш. Шунда ук елына 1,5 миллион куб. метр каты чүпне брикетлаштыруга исәпләнгән махсус участок та булдырыла. Шушы көннәрдә бирегә барлык җиһазлар кайтарылачак. Аннары шәһәрдән чүп-чар турыдан-туры бирегә китереләчәк.

"Шәһәрдән чүп ташучы "Горкоммунхоз" машиналарының юлы бермә-бер кыскарачак. Полигонга кадәр юл 14 километрга якын, ә бу участок Чаллыдан бик якында урнашкан", - ди башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Рафаил Кыямов. Бу торак-коммуналь хезмәтләр өчен тарифларда да чагылыш табар дип ышанасы килә.

Бүгенге көндә, Тогай чүплеген сортларга аеру проекты да килештерелеп бетү алдында. Аны гамәлгә ашыру өчен 168 миллион сум акча бүлеп бирелергә тиеш. Бу чираттагы буш сүз булып кына калмасын, әлеге акчалар табигатьне чистартуга юнәлдерелсен иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев