Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
Яңалыклар тасмасы

“Чуп-чар. Бүтән. Юк”

"Орион" яшьләр үзәге Яр Чаллы шәһәре башкарма комитетының Мәгариф һәм яшьләр белән эшләү идарәсе белән берлектә "Чуп-чар. Бүтән. Юк" экологик чарасы үткәрде. Балалар һәм зурлар, барысы 30 кеше, "Сити Молл" сәүдә үзәгенең артындагы территорияне чуп-чардан арындырдылар.

Экодесант составында "Чуп-чар. Бүтән. Юк" экологик хәрәкәтенә йөрүчеләр, 77нче гимназиянең "Экоклуб"ында шөгыльләнүче балалар һәм аларның әти-әниләре, ПЭК коллективы һәм "Проминдустрия" ҖЧҖсы оешмасы вәкилләре бар иде. Чара барышында якынча 4 сутый җир территориясе чистартылып, аннан 41 капчык чүп җыелды. "Табышның" һәр төрен төркемнөргә аерып, төсле капчыкларга салып бардылар. Нәтиҗәдә: 10 капчык пыяла, 15 капчык пластик бутылка, 16 капчык катнаш чүп җыелды. Пластик бутылкаларны икенчел эшкәртүгә "Проминдустрия" ҖЧҖсына җибәрделәр. Чара әйләнә-тирәне пычратмауга багышланган флешмоб белән төгәлләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев