Шəhри Чаллы

Чуртан тотучылар ярышты

Чаллыда балык тоту буенча "Чуртан патруле-2016" исемле бәйге үткәрелде.Ул Чулман елгасының "Беренче май" дип аталган култыгында узды.

Биредә чуртан балыгы иң күп тотыла торган урын. Барысы 31 командадан 62 ике балыкчы катнашты.Бу күңелле һәм мавыктыргыч бәйгедә Чаллы балыкчылары белән бергә күрше Тукай, Әлмәт, Чистай, Түбән Кама районнарыннан һәм шәһәрләрдән килгән спортчылар да катнашты. Бәйгене "Kamfish" балык тотучылар клубы оештырган иде. Ярышта катнашучылар чуртанны кармакка һәм башка җайланмалар(җәтмәдән тыш) ярдәмендә тотарга тиешләр иде. Күпләр аны ялтыравык алдавычка (блеснага) тоттылар. Нәтиҗәдә 4 610 граммлы балык тотып "Мегастрой" сәүдә үзәге хезмәткәрләре җиңеп чыкты. "Лента Фишинг" кибете командасы 3 180 грамм авырлыктагы чуртан тотып икенче булды."Нептун" командасы исә өченче урынга чыкты, алар тоткан чуртан 3 180 грамм иде. 31 командадан 18енә генә чуртан тоту бәхете иреште.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: