Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чыгымнар кем кесәсеннән?

РФ Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгы ТКХ тармагына караган барлык дәүләт һәм муниципаль унитар предприятиеләрнең эшчәнлегенә чик куярга ниятли. Ведомство планнары буенча 2018 елның 1 гыйнварына барлык ДУПлар һәм МУПлар эшләүдән туктарга тиеш. Безнең Чаллыда да андый оешмалар җитәрлек. Димәк, аларны да шушы ук язмыш көтә. Әйтик, "Торак-коммуналь хуҗалыгын үстерү"...

РФ Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгы ТКХ тармагына караган барлык дәүләт һәм муниципаль унитар предприятиеләрнең эшчәнлегенә чик куярга ниятли. Ведомство планнары буенча 2018 елның 1 гыйнварына барлык ДУПлар һәм МУПлар эшләүдән туктарга тиеш. Безнең Чаллыда да андый оешмалар җитәрлек. Димәк, аларны да шушы ук язмыш көтә.

Әйтик, "Торак-коммуналь хуҗалыгын үстерү" ассоциациясе башлыгы Алексей Макрушин фикеренчә, унитар предприятиеләр - мөлкәтнең иң нәтиҗәсез формасы һәм коллектив җавапсызлыкны системага әйләндерү чарасы. Кайчандыр әлеге предприятиеләр оештыруны үзе үк башлап йөргән белгеч бүген бөтен МУПларны акционерлаштыруны тәкъдим итә. Чөнки теге яки бу МУПның эшчәнлеген туктатып, банкротка чыгару белән, аның мөлкәте шәһәр хакимиятенә күчә. Ә ул, үз чиратында, башкарган вазыйфасын мөлкәте белән бергә тапшыру максатында, шундый ук МУП оештырырга мәҗбүр була. Шулай булгач, аларның эшчәнлеген бөтенләй туктату кулайрак.

Чаллыда бүгенге көндә унлап компания - "Автомобиль юллары предприятиесе", "Электр транспорты", "Шәһәр коммуналь хуҗалыгы", "Мәдәният һәм ял паркы", ДИАС һ.б. муниципаль унитар предприятиеләре - шәһәр хакимияте балансында тора. Нигездә, алар үз вәкаләтләрендәге бурычларны үтәп бара. Ләкин алардан башка әле муниципаль идарә компанияләре (МУКлар) бар. Үз вакытында шәһәр муниципаль берәмлеге аларга зур өметләр баглап оештырган иде. Янәсе, мондый идарә компанияләре шәхси предприятиеләргә караганда яхшырак эшләячәк. "Хезмәт күрсәтүнең сыйфаты - бермә-бер югары, ә тарифлар, киресенчә, бермә-бер түбән булыр!" дип, халыкны кызыксындырганнар иде. Ләкин куелган бурычлар үтәлмәде, өметләр акланмады. Бусы - әлеге компанияләр хезмәт күрсәткән йортларда яшәүче шәхси мөлкәтчеләр фикере.

Бүгенге көндә муниципаль идарә компанияләрен шәхси кулларга бирү тәкъдиме белән чыгучылар да, әлеге идеяне кире кагучылар да бар. Бу нисбәттән, Шәһәр Советы депутаты Владимир Васевның фикере игътибарга лаек.

- Бер караганда, муниципаль мөлкәт ни өчен аерым кешеләргә бирелергә тиеш? Алар бит шәһәр бюджеты исәбеннән оештырылды һәм шул исәпкә яшәп тә килде. Ни дисәң, алар хезмәт күрсәтә торган йортларның саны нәтиҗәле эшчәнлек һәм предприятие килеренең чыгымнарын капларлык түгел. Әйтик, "Комсомольский" муниципаль идарә компаниясе карамагында нибары бер генә йорт. Димәк, аның финанс чыгымнары шәһәр бюджетыннан каплана. Ә бит бюджетны кабул иткәндә, депутатлар тарафыннан андый маддә расланмады. Шулай булгач, бюджет акчалары максатчан файдаланылмаган булып чыга, - дип фаразлый депутат һәм, әлеге мәсьәләгә хокукый бәя бирү өчен, шәһәр прокуратурасына мөрәҗәгать итәргә кирәк, дип тәкъдим итә.

Владимир Васев әйтүенчә, сессия елы башында ук барлык муниципаль унитар предприятиеләрнең финанс хисабы профильле депутат комиссияләрендә тыңланырга тиеш, дигән карар кабул ителгән булган.

- Муниципаль идарә компанияләренә килгәндә, МИКларның чыгымнары әлеге йортларда яшәүчеләр кесәсеннән чыкмасын иде. Торак-коммуналь хуҗалыгы системасында ОДН ише андый түләүләр болай да җитәрлек, - диделәр "Комсомольский" муниципаль идарә компаниясенә караган йортта яшәүчеләр.

Әйе, эш узганнан соң сафсата кормас өчен, әлеге мәсьәләне алдан ук кайгырту зыян итмәс.

Рәзинә Насыйбуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев