Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чын батырлар бәйрәме

2017 елның 16 январендә Россия президентны Владимир Путин тарафыннан 10 нчы номерлы указга кул куела. Шул көннән башлап һәр елның 27 мартында милли гаскәрләр гвардиясе көне билгеләр үтелә. Ул 1811 елда Александр 1 тарафыннан нигезләнгән Россиянең ЭЭМ эчке гаскәрләр көнен алыштыра. Әлеге истәлекле көнне Чаллы да читләтеп узмады. ГЭС бистәсендә...

2017 елның 16 январендә Россия президентны Владимир Путин тарафыннан 10 нчы номерлы указга кул куела. Шул көннән башлап һәр елның 27 мартында милли гаскәрләр гвардиясе көне билгеләр үтелә. Ул 1811 елда Александр 1 тарафыннан нигезләнгән Россиянең ЭЭМ эчке гаскәрләр көнен алыштыра.
Әлеге истәлекле көнне Чаллы да читләтеп узмады. ГЭС бистәсендә урнашкан мәңгелек ут янында иртән үк патриотик рух хөкем сөрде. Бәйрәмгә милли гаскәрләр гвардиясендә хезмәт итүчеләр генә түгел, ә шәһәрдәшләребез дә килгән иде.
Энергетик мәдәният сараеның җитәкчесе Гөлзада Мухаметзяновна тантананы башлап җибәргәндә "Сез һәр җирдә: коеп яңгыр яуганда да, кышкы салкын буранда да, бәйрәмдә дә, кайгылы вакытта да. Сез безнең аяз күкне, тыныч йокыны саклаучы кешеләр. Кеше бәйрәм иткән вакытта да сез үз хезмәт урыныгызны ташламыйсыз",- диде.
Милли гаскәрләр гвардиясе көненә багышлан бәйрәмне башлап җибәр өчен сүз башкарма комитет җитәкчесе Халимов Рамил Мәрвановичка бирелде.
"Ни кызганыч, бу патриотик бәйрәм мәтам көненә туры килде. Барыбызга да билгеле, Кемерова шәһәрендә зур фаҗига, янгын чыкты. Мин бар шәһәр халкы исеменнән аларның кайгылары белән уртаклашам. Ә бүгенге көнгә килгәндә, бу чыннанда истәлекле көн һәм бу бәйрәмне билгеләп үтә башлавыбызга мин бик шат. Чөнки илебез батырларын бар кеше белергә һәм киләчәк буынга бу тарихны тапшырырга тиеш. Шулай ук, илебез өчен яу кырларында башларын салганнарның да исеме мәңгелек булып ташка уелырга тиеш. Ә безнең төп бурычыбыз аларны искә алу, онытмау. Бүгенге көн белән сезне башкарма комитет һәм шәһәребез хакиме Наил Гәмбарович исеменнән дә котлыйм", - диде ул.
Әлбәттә, бүгенге буынның тарихны, батырларыбызның исемен белү аны киләчәк буынга тапшыра алуы өлкәннәр өчен дә бик мөһим. Аларның хезмәтен, батырлыгын тиешле дәрәҗәдә билгеләү алар өчен иң зур бүләктер. Чаллының ветераннар советы рәисе Рафик Имайкин да бу истәлекле көннән читтә калмаган. Ул да милли гаскәрләр гвардиясендә хезмәт итүчеләрне котлады һәм эчкерсез рәхмәт сүзләрен белдерде. "Сез- безнең ышанычыбыз һәм иң зур терәгебез. Бу исемне горур йөртегез",- диде.
Әлеге күркәм бәйрәм беркемне дә битараф калдырмады. Тантана мәңгелек утка чәчәкләр салу белән тәмамланды. Чаллыда, гомумән, безнең илдә тагын яңа бер матур традиция, бәйрәм барлыкка килде. Бу илебезнең тынычлыгын саклап хезмәт итүчеләргә, аяз күк йөзебезгә, үзебездә һәм киләчәк буыныбызда патриотик рух үстерүгә беркемдә битараф түгел икәнлеген тагын бер кат исбат итә.

Эльвира Гайнетдинова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев