Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

“Чыршы" операциясе хокук бозучыларны аулый

Республикабызда барган "Чыршы" операциясе кысаларында, Яр Чаллы полиция хезмәткәрләре урман гүзәлләре сатыла торган сәүдә нокталары буенча рейдларга чыктылар. Тикшерүләр беренче хокук бозу очракларын да ачыклады.

Бүгенге көнгә шундый өч очрак теркәлгән. Беренчесендә 18 яшьлек шәһәрдәшебез ылыслы агачлар белән рөхсәт ителмәгән урында сәүдә иткән. Калган ике очракта сатучыларның сәүдә итүгә документлары булмаган. Нәтиҗәдә, хокук бозган шәһәрдәшләребезләргә карата ТР Административ хокук бозу кодексының 3.2 маддәсе " Урам сәүдәсен оештыру тәртибен бозу" буенча беркетмәләр төзелгән. Сатучыларның юридик статусларыннан чыгып, бер меңнән алып илле меңгә кадәр штраф көтә, дип хәбәр иттеләр Эчке эшләр идарәсендә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X