Шəhри Чаллы

Cиноптиклар алдагы көннәрдә көчле җил һәм кар явуы турында кисәтә

31 майдан 2 июньгә кадәр Татарстанда тагын да суытачак, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология үзәге.

 Республикада  төньяк-көнбатыштан көчле җил, вакыты белән секундына 17 метрга кадәр җитәргә мөмкин һәм кар явуы көтелә. 31 май көнне яңгырлар булачак, төнлә һава температурасы   +4…+9˚, көндез +9…+14˚. 1 июньдә шулай ук яңгыр явачак, Татарстанның кайбер районнарында хәтта кар да яварга мөмкин, дип фаразлый синоптиклар. Төнлә  -1 градуска кадәр суыта,  көндезге һава температурасы +12˚дән югары булмаячак.

2 июнь көнне явым-төшем көтелми. Һаваның температурасы төнлә -2 , көндез +16 градуслар тирәсе булыр дип көтелә.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: