Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Covid-19га каршы вакцинадан соң үз-үзеңне начар хис итү барлыкка килә

Бу халәтне Роспотребнадзор җитәкчесе аңлатты

Короновирус инфекциясенә каршы ясатылган вакцинациядән соң, кешенең үзен начар хис итүе - иммунитетның прививкага карата йогынтысы, - ди Татарстан буенча Роспотребнадзор җитәкчесе Любовь Авдонина.

«Прививка ясалган урын авыртып алу, үзеңне әз генә начар хис итү - бу гадәти күренеш. Аннан куркырга кирәкми. Бу кеше организмының вакцинага карата реакциясе. Чынлыкта исә ул ясатылган вакцинага иммунитетның барлыкка килүен аңлата», - дип ассызыклады Любовь Авдонина. 

Аның әйтүенчә, татарстанлылар вакцинацияне яхшы кичерә. Республикабызда кулланыла торган барлык вакциналар да уңышлы һәм куркыныч тудырмый. Иммунитет прививка ясатканнан соң 14 көн үткәч кенә барлыкка килә. Иң мөһиме вакциналар арасында һәм вакцинадан соң бөтен таләпләрне дөрес үтәргә кирәк, дип искәртте республиканың баш санитар табибы урынбасары.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: вакцинация