Шəhри Чаллы
  • Рус Тат
  • Дакар узышчыларыбызны сыный

    "Дакар-2016" ралли-марафонының 10 нчы этабы маҗараларга бай булуы белән истә калды. Кызганыч, күңелсез вакыйгаларның төп герое - "КАМАЗ-мастер" командасы узышчылары. 10 нчы этап алдыннан йөк машиналары узышында беренче урынны Голландиядән Жерар Де Рой алып торды. Ул "КАМАЗ-мастер" узышчысы Эдуард Николаев экипажыннан 27 минутка алда бара иде. Әлеге этап стартында Эдуард...

    "Дакар-2016" ралли-марафонының 10 нчы этабы маҗараларга бай булуы белән истә калды. Кызганыч, күңелсез вакыйгаларның төп герое - "КАМАЗ-мастер" командасы узышчылары. 10 нчы этап алдыннан йөк машиналары узышында беренче урынны Голландиядән Жерар Де Рой алып торды. Ул "КАМАЗ-мастер" узышчысы Эдуард Николаев экипажыннан 27 минутка алда бара иде. Әлеге этап стартында Эдуард Николаев араны сизелерлек кыскарта алды. Беренче 180 чакрым арада Чаллы узышчысы беренче урында бара иде әле. Алай гына да түгел, Эдуард Николаев экипажы Жерар Де Ройны бу этапта 16 минутка артка калдыра. Инде гомуми нәтиҗә буенча да куып тота дип торганда, Эдуард Николаев машинасы һәлакәткә юлыга - комлыкта яны белән ава. Аңа "КАМАЗ-мастер"ның башка экипажлары ярдәмгә ашыга. Шулай итеп кадерле минутлар әрәм була.

    Әлеге этапта Rеnault белән Паскаль де Бар җиңү яулый. Икенче урында - Жерар де Рой. Өченче - Айрат Мәрдиев. "КАМАЗ-мастер"ның тагын бер пилоты Дмитрий Сотников - җиденче булып килә. Эдуард Николаев һәм Андрей Каргинов лидердан 3,5 сәгатьтән артыграк вакытка калышып, 29-30 нчы булып кына килә. Дип хәбәр итә intertat.ru/tt/

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: