Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

“Дакар”га гашыйк егет

Чын ир-егетләрнең автомобильләрне, спортны яратуы табигый күренеш. Шәһәрдәшебез Илнар Ганиев шундыйларның берсе. Ул үзенең йортында "Дакар-2015" ярышларына багышланган диорама ясаган. Зур пыяла савыттагы комга марафонда катнашкан автомобильләрнең модельләрен урнаштырган. Автомобильләр - Илнарның шәхси коллекциясеннән. Илнар Ганиев Чаллыда туып-үскән, 46, 60нчы мәктәпләрдә укыган. Аннары автослесарь белгечлеге алган. Техникага, спортка гашыйк. Ул...

Чын ир-егетләрнең автомобильләрне, спортны яратуы табигый күренеш. Шәһәрдәшебез Илнар Ганиев шундыйларның берсе. Ул үзенең йортында "Дакар-2015" ярышларына багышланган диорама ясаган. Зур пыяла савыттагы комга марафонда катнашкан автомобильләрнең модельләрен урнаштырган. Автомобильләр - Илнарның шәхси коллекциясеннән.
Илнар Ганиев Чаллыда туып-үскән, 46, 60нчы мәктәпләрдә укыган. Аннары автослесарь белгечлеге алган. Техникага, спортка гашыйк. Ул буш вакытларында велосипедта йөри. Бу мавыгуына 10 еллап вакыт узып киткән дә инде. Илнар - 13 тапкыр Дөнья чемпионы булган "КАМАЗ-Мастер" командасының тугры җанатары. Ул һәр ярышны күңелен биреп күзәтеп бара. Спортчыларның уңышларын күреп сөенә. Моннан биш ел элек ул ярышларда катнашкан автомобильләрнең модельләрен җыя башлаган. Бүгенге көндә аның "гараж"ында 700дән артык машина бар. Алар өйнең бер бүлмәсендәге 5 витринага урнаштырылган.
Ә Россия спортчылары "КАМАЗ"лар белән Көньяк Америка чүлләрен иңләгәндә, Илнарның башына Дакар диорамасы ясау идеясе килә. Ярышлар этабын ясау өчен аңа өч көн, коллекциясеннән берничә йөк машинасы, джип һәм 25 килограмм ком кирәк була. Ак комны ул зоокибеттән ала. Илнар үзенең бу шөгыленә 250 мең сум акча тоткан инде. Хәзер ул берничә күләмле диорама ясарга хыяллана. Моның өчен зур аквариум сатып алган. Казанның "Артик" фирмасы җитештергән 1:24 масштабындагы "КАМАЗ" модельләрен туплый. "Кызганычка каршы, бу фирма ябылган. Шуңа күрә миңа кирәкле "КАМАЗ"ларны табарга авыр, 5не таптым, тагын 9 кирәк", - ди ул.
Диорама ясауга шактый акча сарыф ителсә дә, Илнарны әти-әнисе дә, туганнары, дуслары да хуплый. Теләгән кешеләргә коллекциясендәге машиналарын сатып та җибәрә ул. Алар 1000-3000 сум тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X