Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Далины казып алачаклар

Испаниядә рәссам Сальвадор Далиның калдыкларын казып алу көне билгеләнгән. Бу 20 июльдә булачак. Билгеле булуынча, күрәзәче Мария Пилар Абель Мартинес 2015 елдан бирле Далиның үзенең әтисе булуы турында тәкрарлый. Абель белдерүенчә, 1955 елда аның әнисе рәссам белән очрашып йөргән. Ул вакыт Дали Гала исеме астында киң билгеле булган Елена Дьяконова...

Испаниядә рәссам Сальвадор Далиның калдыкларын казып алу көне билгеләнгән. Бу 20 июльдә булачак.

Билгеле булуынча, күрәзәче Мария Пилар Абель Мартинес 2015 елдан бирле Далиның үзенең әтисе булуы турында тәкрарлый. Абель белдерүенчә, 1955 елда аның әнисе рәссам белән очрашып йөргән. Ул вакыт Дали Гала исеме астында киң билгеле булган Елена Дьяконова белән никахта тора. Аларның балаларны булмый.

Рәссам 1989 елда 85 яшендә үлгән. Гала-Дали фонды эксгумация үткәрүгә каршы. Элегрәк суд, рәссамның аталыкны билгеләү өчен биологик материаллары һәм шәхси әйберләре калмаганлыктан, эксгумация таләп ителә, дип белдергән иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X