Дания Дәүләтьянова: «Мин бу афәтне җиңдем дип әйтергә дә куркам»
Чаллы шәһәрендә яшәүче Дания Дәүләтьянова яман шеш авыруын җиңеп, бүгенге көндә сәламәт яшәү рәвеше алып бара. Социаль челтәрләрдә үзенең аккаунтын булдырып, анда үз башыннан үткән коточкыч авыруга каршы тору өчен киңәшләрен бирә, файдалы рецептларын тәкъдим итә.
– Дания ханым, иң элек үзегезнең диагнозны ишеткән вакытка әйләнеп кайтыйк әле. Ничек булды бу хәл?
– Мине бөтен җирдә дә яман шеш авыруын җиңгән ханым дип таныштыралар. Болай әйтү миңа ошамый. Мин бу афәтне җиңдем дип әйтергә дә куркам. Аллаһы Тәгалә шушы авырлыкны үтәргә язган булган. Гомерем бетмәгәч, ул миңа шифасын да бирде, әлһәмдүлиЛләһ. 1996 елның декабрь аенда лимфосистемада рак таптылар. Елдан артык бик катлаулы дәвалану курслары үттем.
– Гаиләгез бар идеме?
– Әйе, ирем һәм дүрт яшьлек кызым бар иде. Күбрәк балам өчен борчылдым. Аның әнисез калуыннан курыктым. Бу диагнозны ишетүе авыр булды. Үзе кичергән кеше генә аңлар минем халәтне. Чөнки ул вакытта яман шеш авыруын соң табып, озак та яшәми үлеп китүчеләр турында еш ишетә идем. Аллаһка шөкер, үземне тиз кулга алдым һәм мин бу авырлыкны җиңәм дип ниятләдем.
– Табибка ни сәбәпле мөрәҗәгать итәргә булган идегез?
– Минем сөякләрем сызлый башлады. Ул бер урында гына түгел, тән буенча күчеп йөри торган авырту булды. Үзәккә үтә торган сызлау булмаса да, гел борчып торгач, табибка күренергә булдым. Башта дәвалану физкультурасы кабинетына йөрдем. Аның файдасы булмагач, анализлар алдылар. Гемоглобин түбән, лейкоцитлар һәм СОЭ югары булуы ачыкланды. Болар бит шик тудыра торган күрсәткечләр. Шуңа күрә эндокринолог мине УЗИ үтәргә җибәрде. Биредә: «Муеныңдагы чокыр ике тапкырга зурайган, компьютер томографиясенә бар», – диделәр. Томографиядән соң инде ашыгыч рәвештә онкологка җибәрделәр. Миңа бу диагнозны вакытында куйдылар, Аллаһка шөкер. Дөрес дәвалау курсын билгеләр өчен иң элек лимфотөернең тукымасын кисеп алып тикшерделәр, ягъни биопсия алдылар. Һәм озакка сузмыйча дәвалауны башлап та җибәрделәр. Чаллыда әллә ничә курс химиотерапия, Казанда өч этап нурланыш үттем. Соңгысын бик авыр кичердем.
– Якыннарыгыз ничек кабул итте?
– Бу авыруым якыннарым өчен дә зур сынау булды. Ирем кызыбыз белән калды. Әнием аңа бала карашты. Туганнарымның да ярдәме күп булды. Алар мине бу чирем белән ялгызымны гына калдырмадылар. Һәрьяклап ярдәмнәрен тоеп, күреп тордым. Шуның өчен һәммәсенә әле дә бик рәхмәтлемен. Үзем дә хастаханәдә тик ятмадым. Ул вакытта интернет заманы түгел иде. Танышлар, газета-журналлар аша иммунитетны күтәрә, организмны чистарта торган ысуллар табып, аларны куллана башладым. Дәвалану курсларын тәмамлап өйгә кайткач та тик утырмадым, яман шешкә каршы төрле дәвалау чараларын башкардым. Авылга кайтсак, иртүк таң чыкларында яланаяк йөрдем. Чөнки бу авыруның кире кайтуыннан бик курыктым.
– Дания ханым, Сез интернетта сәламәт яшәү блогын алып барасыз. Үзегездә тикшереп, файдасын күргән киңәшләр, төрле халык рецептлары белән уртаклашасыз. Нинди алар?
– Әйе, блогымда шушы авыру белән көрәшүче, профилактика чаралары күрүче кешеләргә үземдә сынап караган файдалы киңәшләремне тәкъдим итәм. Мисал өчен, миндә яман шеш авыруын ачыклау белән Кыргызстанда туып-үскән дус кызым үзләрендә чыга торган газетадан онкология чирләренә каршы бер рецепт табып алып килгән иде. Кагор, алоэ һәм балдан торган бу катнашма иммунитетны ныгыта, организмдагы ялкынсынуларны бетерә. Бик гади, әмма бик тә файдалы катнашма. Биологик яктан актив үсемлек булу сәбәпле, онкологлар алоэны рак авырулары булган кешеләргә кулланырга ярамый дисәләр дә, нишләптер мин аннан курыкмадым, файдаландым һәм файдасын күрдем. Әлбәттә инде, бу төнәтмәне бер эчтем дә, авыруым юкка чыкты дигән сүз түгел. Андый рецептларны айлар, еллар буе кулланам.
– Сезнең терелүегезне табиблар расладымы? Бүгенге көндә ничек яшисез, ничек тукланасыз?
– Раслады, Аллаһка шөкер. Дәвалану курсларын үтеп бетергәч, табиблар бер айдан килерсең дип кайтарып җибәрделәр. Башта ай саен, аннан өч айга бер, соңыннан ярты елга бер тапкыр тикшереп тордылар. Барган саен анализларым яхшы булып, өйгә канатланып кайта торган идем. Хәзер дә үземнең тынычлыгым өчен елга бер яисә ике тапкыр кан анализларын биреп торам. Дөрес тукланам, күбрәк яшелчәләр ашыйм. Брокколи кәбестәсенә өстенлек бирәм, чөнки ул яман шешкә каршы профилактика чарасы булып санала. Чөгендер яфрагы, шпинаттан смузилар ясыйм, кишер, алма, әфлисун соклары чыгарып эчәм. Нано бальзамнарының да файдасын күрдем. Бик яхшы энергия бирә. Актив тормыш алып барырга тырышам. Иртән яткан җирдә, аннан торгач күнегүләр ясыйм, саф һавада скандинав таяклары белән йөрим.
– Ә нәрсәләрдән тыелырга киңәш итәсез?
– Алкогольле эчемлекләрдән баш тартырга, майлы, кыздырылган ризыкларны киметергә, кибет консервларын, камыр ризыкларын гомумән дә рационнан алырга. Аеруча пальма мае кушылган булса. Чөнки ул 40 градус җылыда гына таркала, ә безнең организмның температурасы 36,6 градус. Ак майның да сыйфатлысын гына кулланырга кирәк. Аны тикшерүнең гади ысулы бар: туңдыргычта катырылган ак майга пычак төртеп карагыз, чатнап ярылса – яхшы сыйфатлы, киселсә, димәк, аңа пальма мае кушылган. Кыздырганда үсемлек мае урынына сары май кулланыгыз. Чөнки ул канцерогеннар бүлеп чыгармый. Ә канцероген инде ул яман шеш барлыкка килү ихтималын арттыра торган фактор булып тора. Күп нәрсә үзебездән тора, әгәр дә дөрес яшәү рәвеше алып барсаң, кайбер авыруларны булдырмаска була. Әмма төп киңәшем шул – үз организмыгызда нинди дә булса шик тойсагыз, тиз арада табибка мөрәҗәгать итегез. Үз белдегең белән дәваланып вакытны гына сузуыгыз ихтимал. Чөнки вакытында диагноз куелган авыруны дәваларга күпкә җиңелрәк.
Сәрия Гарипова сөйләште.
Алинә Баһаветдинова газетага әзерләде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев