Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Данлыкны заводыбызны зурлап…

Быел безнең шәһәр “КАМАЗ”ның 50 ел-лык юбилеен билгеләп үтә. Шушы уңай-дан Чаллыда төрледән-төрле чаралар уза. Беренче чиратта, “КАМАЗ”ның тарихы бе-лән бәйле булган фотосурәтләр, вакыйга-ларга өстенлек бирелә

Мәсәлән, күптән түгел шәһәр хакимия-те бинасында «50 гә 50» фотокүргәзмәсе рәсми рәвештә ачылган иде, Анда КАМАЗ төзелеше башлану һәм барлыкка килү тарихын күрсәтүче уникаль кадрлар күрсә-телде. Фотолар беренче таш салу, автогигантның беренче чиратын эшләтеп җибәрү, беренче йөк машинасы чыгару елла-рына алып китә.
Апрельнең беренче көннәрендә әлеге фотокүргәзмә Тукай Яр буена күчте. 50 уникаль тарихи фото тәкъдим ителгән гаҗәеп экспозиция күпер астында, җәяүлеләр йөрү зонасында урнаштырылды. Ачык һавадагы күргәзмә 15 майга кадәр эшләя-чәк, аннары ул Яр Чаллы дәүләт педагогия университеты бинасына күчәчәк.
Шушы көннәрдә 29нчы гимназиядә дә КАМАЗ төзелеше тарихына багышланган күчмә фотокүргәзмә ачылды. Ике атнага мәктәп музей режимында эшләячәк, ә экскурсоводлар ролен өлкән сыйныф укучылары үзләре башкарачак. Проектны оештыручылар – тарихи-туган якны өйрәнү музее, КАМАЗ музее һәм мәгариф һәм яшьләр эшләре идарәсе.
Белем бирү учреждениеләрендә күргәзмәне оештыру белән бәйле барлык мәсьәләләрне дә туган якны өйрәнү музее үз өстенә алды. Фәнни хезмәткәрләр укучылар өчен рус һәм татар телләрендә текстлар әзерләде. Музей тарафыннан КА-МАЗ музее завод төзелеше чорындагы ки-нохроника фрагментлары һәм А2 форматындагы 20 фотосурәт тәкъдим итте.
Мәктәптә бу вакытта шулай ук зур эш-чәнлек алып барылды – беренче чиратта, укучылар аудитория белән эшләүгә аеруча зур игътибар юнәлдерде. Алар кыска вакыт эчендә фәнни материалны өйрәнеп кенә калмыйча, шәһәр тарихындагы неч-кәлекләргә дә тукталды. Шунысында әй-тергә кирәк, күргәзмә белән балалар үз мәктәп укучыларын гына түгел, якын-тирә уку йортларындагы яшьтәшләрен һәм пе-дагогларны да таныштырачаклар.
29 гимназия директоры Айзат Гамирович сүзләренә караганда, гимназиянең КАМАЗ тарихына багышланган эшчәнлеге моны белән генә тәмамланмаган. “Без быел укучылар белән тагын бер идеяны тормышка ашырырга булдык. Сүз уңаеннан, әлеге идеяга безне КАМАЗ музее җи-тәкчесе Александр Николаевич, тарихи туган якны өйрәнү музее җитәкчесе Румил Рәүфович илһамландырды. Без укучылар белән берлектә “Поисковый отряд юных Камазевцев” дип аталучы проект булдырдык. Аның идеясы – КАМАЗ белән бәйле булган тарихны мәңгеләштерү, завод ветераннарын барлау, аларның хәтирәләрен яңартып, тарих итеп язып калдыру. Бу, миңа калса, бик әһәмиятле проект. Чөнки бүгенге яшь буын хәттә КАМАЗ заводының беренче җитәкчесенең исемен дә белми, ветераннары турында әйтеп тә торасы юк. Ә алар көннән азая һәм алар белән бергә тарих та китә.
Шунысын да әйтергә кирәк, әлеге отряд шәһәрдә бердәнбер, аларның үз уста-вы, гимны булачак”, – ди гимназия директоры. Проект Кама автомобиль заводы төзелешен башлап җибәрүгә 50 ел тулуга багышланган. Бу уку елы ахырына кадәр анда шәһәрнең нибары 2 мәктәбе катна-ша ала. Һәр мәктәптә фотокүргәзмә ике атна дәвамында эшләячәк.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев