Шəhри Чаллы
  • Рус Тат
  • Дару үләннәре кемгә комачаулый?

    Шәхси эшмәкәр Виктор Иванович Мелешкин гомере буе дару үләннәре, җиләк-җимешләр киптереп, махсус җыелмалар әзерләү белән шөгыльләнә. Үзенең сихәтле үләннәрен ул шифаханәләрдәге киосклар аша тәкъдим итә. Шәһәр халкы әлеге җыелмаларның югары сыйфатлы һәм, иң мөһиме, сихәт китерүен билгеләп үтә. Ләкин шушы көннәрдә халык табибы көтелмәгән хәлгә юлыккан. Язмабыз шул хакта. -...

    Шәхси эшмәкәр Виктор Иванович Мелешкин гомере буе дару үләннәре, җиләк-җимешләр киптереп, махсус җыелмалар әзерләү белән шөгыльләнә. Үзенең сихәтле үләннәрен ул шифаханәләрдәге киосклар аша тәкъдим итә. Шәһәр халкы әлеге җыелмаларның югары сыйфатлы һәм, иң мөһиме, сихәт китерүен билгеләп үтә. Ләкин шушы көннәрдә халык табибы көтелмәгән хәлгә юлыккан. Язмабыз шул хакта.

    - Халык медицинасы гыйлемнәре безгә ата-бабалардан ук килә. Кечкенә чакта әбием белән бергә җыя идек дару үләннәрен. Кайсының нинди авырудан сихәте барын яттан белә иде ул. Мин дә әбием "һөнәрен", аның халык дәваханәсенә булган мәхәббәтен сайладым. Быел бу өлкәдә рәсми рәвештә эшли башлавыма 28 ел була. Бик күпләр килеп рәхмәт әйтә. Димәк, хезмәтемнең нәтиҗәсе, иң мөһиме, файдасы бар.

    1988 елда Виктор Мелешкин Чаллыда "Вита" кооперативы оештырган. Бүген аның предприятиесе "Халык медицинасы чаралары" дигән исем йөртә һәм Биклән авылындагы бер бинада урнашкан. Дару үләннәре җыюда аңа шушы авыл халкы булыша. Мелешкин әйтүенчә, җыю-туплау эшләре аның катгый контроле астында башкарыла. Ә инде бөтен анализларның республика лабораториясендә ясалуы дару үләннәре җыелмасына бер генә ят үлән дә эләкмәвен гарантияли.

    Дистә еллар дәвамында Мелешкин туплаган җыелмалар ярдәмендә гади гражданнар да, янәшә-тирәдәге санаторийлар пациентлары да дәвалана. Гомумән, халык табибының максаты - мөмкин кадәр күбрәк кешене дару үләннәре белән сихәтләнүгә җәлеп итү. Моның өчен 3нче һәм 6нчы шифаханәләрдә махсус киосклар ачкан һәм күпмедер вакыт уңышлы гына эшләп килгән. Ләкин 6нчы шифаханәдә баш табиб алышыну белән, аңардан биредәге урынны азат итүен таләп иткәннәр. Моңа кадәр күпме халыкның дару үләннәренә булган ихтыяҗын тәэмин итеп торган киоск кемгәдер комачаулый башлаган. Мелешкин бу хакта Сәүдә-сәнәгать палатасында узган очрашу вакытында хәбәр итте һәм шәһәр хакиме Наил Мәһдиевтан әлеге мәсьәләне хәл итүен сорады. Шәһәр хакиме, үз чиратында, сорауны сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы Олег Сабаевка юллады, проблемага ачыклык кертергә кушты. Мелешкин шулай ук шәһәр халкын сәламәтләндерү белән бәйле фикерләре, шулай ук борчулары белән уртаклашты.

    - Ни өчен соң әле без тамагына салкын тигән баланы үләннәр төнәтмәсе белән сихәтләндерү урынына, ашыга-ашыга антибиотиклар кадарга тотынабыз? Әти-әниләрне кабатлап искәртәсе килә: 2-3 тапкыр антибиотиклар ярдәмендә дәваланган балага кан авыруы (лейкоз) янавы Бөтендөнья галимнәре тарафыннан расланды. Гомумән, аз гына баш авырта башлауга, күпләребез дару кабарга ашыга. Ә бит һәр "төймә"нең минутлык файда белән бергә бавырны, башка органнарны агулап, акрынлап таркатуын белеп торабыз, - дип, хафалануын җиткерә халык табибы.

    Мәктәп һәм балалар бакчалары төзелешен проектлаган вакытта үсемлекләр һәм агачларның сихәтләндерү, һаваны сафландыру үзлеген дөрес итеп файдалану, "яшел зоналар" булдыру зарурлыгын да ассызыклый Виктор Мелешкин. Аның фикеренчә, әлеге зоналарда күпләп артыш утыртырга кирәк, чөнки бу үсемлек зур күләмдә фитонцидлар бүлеп чыгара һәм әйләнә-тирәлекне сафландыра. Ә халык табибы проблемасының хәл ителүен без күз уңында тотабыз һәм бу хакта укучыларыбызга да хәбәр итәчәкбез.

    Рәзинә Насыйбуллина

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: